Яктылык дәвалый
Гадәти кабынып-сүнеп тора торган лампа хроник эчкечелекне дәвалый ала икан.
Бер төркем галимнар, баш миенең аерым зоналарын бераз гына ярсыту рәхәтлек бирә, дигән нтиҗәгә килгәннәр. Унай эмоцияләрнең анатомик картасы эшләнган. Кайбер нокталар кешене спиртлы эчемлекләргә хирыслыктан биздерә икән.
Пациентны кәнәфигә утыртып куялар һәм үзенә гади регулятор ярдәмендә күз карашы өчен рәхәт ритмда электр утын чиратлаштырып торырга кушалар. Абажур белән капланган лампа секундка бер тапкырдан алып йөз тапкырга кадәр ешлыкта кабынып-сүнеп тора ала. Баштарак «буш» шөгыль авыруда көлемсерәүдән башка бернинди тойгы да уятмый. Ләкин аның кәефе акрынлап узгәрә. Спиртлы эчемлекне хроник рәвештә куллану нәтиҗәсендә артык
ярсыган нерв системасы чәчелгән яктылыкның әлҗе-мөлҗе килеп торуы нәтиҗәсендә гажәп рәвештә тынычлана икән. Тикшеренүчеләр, секундка 25-26 тапкыр ешлыкта ут янып-сүнеп торганда, эчкәннән соң баш авыртулар тиз үткәнен ачыкладылар. Озак эчкәннән соң барлыкка килгән мускуллар ару, хәлсезлек яктылык тирбәлеше секундка 9-12 тапкыр булганда югала. Ләкин тоташ эчүне җиңеләйтү өчен эшләнми инде бу. Энцефалограмманы язып баручы медицина аппаратурасы сәламәтлектәге тотрыклы үзгәрешләр турында сәйли. Әнә шундый яртышар сәгатьле дәвалау сеансларыннан соң прибор экранында күпчелек очракларда баш миенең эчкечеләр өчен характерлы тартышуы бетү теркәлә. Пациентлар үзләре дә гадәткә кереп киткән эчәсе килә тойгысы юкка чыгуга гаҗәэпләнәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев