Тарихи әсәрләр яратам
Яраткан китапларым шактый. Шулай да Фоат Садриевның “Таң җиле” романы күңелемә аеруча якын. Роман герое кебек мин дә әнием белән ялгыз үстем. Әсәрдә без үскән чор, халыкның авырлыклардан сынмыйча, сыгылмыйча, тормыштан зарланмыйча, өмет белән яшәве сурәтләнә.
Без үскәндә электр уты юк иде. Лампаны сүндергәч, әнидән качып, юрган астында кесә фонарен кабызып укый идек. Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”н, Даниел Дефоның “Робинзон Крузо”сын, Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романын да яратып укыдым. Физика фәнен яраттым, районда “Радио” журналын алдыручы бердәнбер кеше дә мин идем.
Тормышымны үзгәрткән китап дип Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар” романын әйтер булдым.
Мәктәпне тәмамлагач, Воронеж политехника институтының радио бүлегенә укырга кердем. Әмма әнием авыру сәбәпле укуны ташларга туры килде. Октябрь мәктәбе директоры Ягъсуп Мортазин миңа, мәктәпне медальгә тәмамлаган укучы буларак, укытучы булып эшләргә тәкъдим итте. Шушы чорда Мөхәммәт Мәһдиевнең “Фронтовиклар”ын укырга туры килде. Романда ир-ат укытучының роле, мөгаллимнең балаларны үз артыннан ияртүе сокландырды. Армиядән мин укытучы булам дип кайттым!
Тарихи китаплар укырга яратам. Петр I, Минтимер Шәймиев һәм башка дәүләт эшлеклеләре турында китаплар укыдым. Авыллар тарихы турында Мөҗәһит Әхмәтҗановның, Равил Шәймәрдановның Ташлыяр турында китапларын яратып укыдым. Тагын бер яраткан темам – табигать һәм бакча үстерү серләре. Шәхси китапханәм дә зур, китапларның һәрберсен бөртекләп саклыйм.
Туфан Миңнуллин, Жюль Верн, Николай Карамзин китапларын яратам.
Китаптан цитата. Акыллы сүзләрне мин язып барам һәм саклыйм. Габдулла Тукайның “Киңәш” шигырен балаларга да тараттым.
Якын дустым! Сиңа миннән киңәш шул:
Кешеләргә сереңне сөйләмәс бул.
Эчеңдә нәрсә янганын үзең бел,
Үзең кайгыр, үзең ела, үзең көл...
Т.Миңнуллинның фикере бик ошый: “Бу заманда сабыр итә белергә кирәк. Әгәр бәргәләнсәң, акыл артка чигә. Хисләр алга чыкса, бик яман була”. “Легко быть молодым, попробуйте стареть” дигән халык әйтеме дә бик ошый. Һәркем дә 80-90 яшькә җитә алмый бит, күңел хөрлеге кирәк.
Киңәш. Бүгенге көндә Рауль Мирхәйдәровның “Судить буду я” романын укыйм. Моңа кадәр шушы ук авторның “Пешие прогулки” романын укыган идем. Әлеге әсәрләр үзгәртеп кору чорында җинаятьчелек, аның дәүләт органнарына үтеп керүе турында. Роберт Миңнуллинның “Газиз замандашларыма – инстадашларыма” китабы тетрәндерде. Бу – авторның җан авазы, дип әйтергә була. Әлеге китапны яшьләргә укырга тәкъдим итәм.
Теләк. Хәзер чын язучылар белән беррәттән язып караучылар да күбәйде. Акчасы булганнар “пешеп җитмәгән” язмаларын китап итеп бастыра. Андый авторлар һәм аларның әсәрләре дә тиз онытыла. Телне саклау комиссиясе бу хакта да уйлансын иде.
Хәзерге вәзгыять, табигать, мәхәббәт, тормыш турында уйланулар, тәрбияви юнәлештәге китаплар күбрәк булсын иде.
Моряк Йосыпов, хезмәт ветераны.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев