Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Публицистларны яратам

Әти-әнием икесе дә укытучылар иде. Китапка, укуга мәхәббәтне алар уятты

Әбием укый белмәсә дә, Сак-Сок, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә кыйссаларын яттан сөйли иде. Әбием яттан сөйләүне “бикләп сөйләү” дип атый һәм безгә дә “бикләргә” киңәш итә иде. Укытучыларымнан да уңдым, алар миңа китапка мәхәббәт тәрбияләде. Тукай шигырьләрен, Әминә Бикчәнтәеваның хикәяләрен хәреф танырга өйрәнгәнче үк белә идем. Китап яратуым китапханәдә эшләгәндә дә, әдәбият укытканда да ярдәм итте: әсәрләрне яттан сөйли идем

Әти-әнием икесе дә укытучылар иде. Китапка, укуга мәхәббәтне алар уятты. Әбием укый белмәсә дә, Сак-Сок, Йосыф-Зөләйха, Таһир-Зөһрә кыйссаларын яттан сөйли иде. Әбием яттан сөйләүне “бикләп сөйләү” дип атый һәм безгә дә “бикләргә” киңәш итә иде. Укытучыларымнан да уңдым, алар миңа китапка мәхәббәт тәрбияләде. Тукай шигырьләрен, Әминә Бикчәнтәеваның хикәяләрен хәреф танырга өйрәнгәнче үк белә идем. Китап яратуым китапханәдә эшләгәндә дә, әдәбият укытканда да ярдәм итте: әсәрләрне яттан сөйли идем. 
Тормышка мөнәсәбәтне үзгәрткән китаплар була. Мәктәптә укый башлагач, әтием китапханәдән Гарриет Бичер-Стоуның “Хижина дяди Тома”, Томас Майн Ридның “Всадник без головы”, Этель Лилиан Войничның “Овод” романнарын алып кайтып бирде. Даниель Дефоның “Робинзон Крузо”сы белән “җенләнмәгән” бала булмагандыр инде ул. Әнием “Совет әдәбияты” журналына языла иде. Габдрахман Әпсәләмовның “Сүнмәс утлар”, “Алтын йолдыз”, “Ак чәчәкләр” романнарын беренче тапкыр шушы журналдан укыдым. Әлеге әсәрләрдә яшьләр тормышы, туган җиргә, сайлаган һөнәргә мәхәббәт тасвирлана. 
Яраткан язучыларым бар. Фоат Садриевның “Таң җиле” романын бик яратам. Кат-кат укыйм, кайбер өзекләрен ятладым. Ф. Садриевның “Авылдан хатлар”ын, Әмирхан Еникинең “Матурлык”, “Әйтелмәгән васыять” хикәяләрен, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен, Туфан Миңнуллинның драма әсәрләрен яратып укыйм. Әдәби әсәрне укыганда мәгънә эзлим, төзелешенә, стиленә игътибар итәм. Яраткан әсәрләрне кат-кат укыйм. Ш.Җиһангированы бик яратам! Аның “Килен капкасы” һәм “Авыл малае” хикәяләрен яратып укыдым. Ш.Җиһангирова әсәрләрен укыгач күңелдә җылылык кала, аның теле бик матур. Публицист язучыларны яратам: Диләрә Зөбәерова, Асия Юнысова, Роза Мулланурова (Камалетдинова). Журналистлар күп йөри, күп күрә, шуңа аларның хикәяләре башкаларныкыннан аерыла, тормышчан була. Шигърияткә гашыйкмын. Харрас Әюп, Зөлфәт, Разил Вәлиев, Фирая Зыятдинова, Хәсән Туфан, Мостай Кәрим, Роберт Миңнуллин, Шәмсия Җиһангирова шигырьләрен яратам. Рус әдәбиятыннан Александр Пушкин, Михаил Лермонтов, Антон Чехов әсәрләре ошый.
Цитаталарны язып куя торган гадәтем юк. Өстәлемдә һәрвакыт Фәнис Яруллинның китабы ята. Яраткан цитатам да Ф. Яруллиннан.
Өйрәт мине, тормыш,
Өйрәт катылыкка,
Өйрәт йомшаклыкка,
Өйрәт горурлыкка,
Өйрәт сабырлыкка.
Өйрәт мине, тормыш,
Сернең барчасына.
Тик өйрәтә күрмә
Зарланырга гына.
Бүгенге көндә Нәфисә Кәримованың “Әче әрәм чәчәге” җыентыгын укыйм. Н.Кәримова – Мамадыш кызы, Мостай Кәримнең килене. Язмалары үтемлелеге белән күңелемә хуш килде. Чәчәкләр үстерү, бакчачылык, кош-корт асрау турында китаплар белән дә кызыксынам.
“Казан утлары”, “Сөембикә”, “Мәйдан”, “Безнең мирас”, “Сәхнә” журналларын даими карап барам. Бүгенге авторлар белән классик язучыларны чагыштырам. Бүгенге заман язучыларыннан Айгөл Әхмәтгалиева әсәрләре ошый, Лилия Гыйбадуллинаны яратам. 
Киңәш. Әдәбият белән танышып барырга кирәк. Мәгънәле китаплар уку җанга җылылык өсти, күңелгә нур бирә, рухи яктан

Роза Низамова, мәгариф ветераны
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев