Китап ул – тормыш мәктәбе
Мин кечкенәдән укырга яратам. 5 сыйныфка күчкәндә өлкәннәр өчен язылган романнарны су кебек эчә идем. Авыл китапханәсендә мин укымаган татарча китап калмады.
Чулпан Минһаҗетдинова, Михайловка балалар бакчасы тәрбиячесе:
Мин кечкенәдән укырга яратам. 5 сыйныфка күчкәндә өлкәннәр өчен язылган романнарны су кебек эчә идем. Авыл китапханәсендә мин укымаган татарча китап калмады. Ә яңа китаплар бик сирәк кайта иде.
Яраткан китапларым күп. Бигрәк тә классик язучыларның әсәрләрен үз итәм. Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары”, “Фронтовиклар”, Фәнис Яруллинның “Җилкәннәр җилдә сынала”, Мәдинә Маликованың “Шәфкать”, “Кызыл гөл”, “Арыш тәме”, Мирсәй Әмирнең “Саф күңел”, Ибраһим Газинең “Онытылмас еллар”, Гариф Гобәйнең “Маякчы кызы”, Габдрахман Әпсәләмовның “Газинур”, Факил Сафинның “Соңгы көз”, “Гөлҗиһан”, Фоат Садриевның “Бәхетсезләр бәхете” әсәрләрен кат-кат укыдым. Чыңгыз Айтматов әсәрләре тормышчан, Әнгам Атнабаев, Фәнис Яруллин шигырьләре халыкчан, тирән мәгънәле. Замандашлардан Гүзәл Галләмова, Зифа Кадырова, Альфира Кадыйрова-Гайфетдинова әсәрләрен яратып укыдым. Әмма элек укылган әсәрләр күңелгә ныграк кереп калган.
Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романын ел саен укыйм. Әбүзәр Таһиров, Гөлшәһидә кебек үз эшенә җаны-тәне белән бирелгән, авыруларны дарулар белән генә түгел, яхшы сүзе белән дә дәвалаучы табиблар күбрәк булсын иде!
Һәр яңа китап ачыш, яңалык алып килә. Әсәрне укыганда эченә кереп “чумам”, геройлар белән бергә шатланам, алар өчен кайгырам. “Мин алар урынында нишләр идем микән?” дип уйлыйм. торган утрауда ялгызы яши алуына сокланган идем. Равилә Шәйдуллинаның ике китаптан торган “Карт шомырт хатирәсе” романын тетрәнеп укыдым. Елена Ильинаның балалар һәм яшүсмерләр өчен язылган “Четвертая высота” повестен укырга тәкъдим итәм. Повесть ватанпәрвәрлек рухы белән сугарылган. Төп герой Марионелла-Гуля Королёва кыска гына гомерендә зур максатлар куеп дүрт биеклек яулый, дүртенчесе аның өчен соңгысы була.
Хәзерге вакытта Ася Лавриновичның “Самая белая ночь” китабын укыйм. Соңгы вакытта яшүсмерләр, аларның хис-кичерешләре, бер-берсенә мөнәсәбәте турында китаплар укырга яратам.
Романнарны үз итәм. Миңа китапның “эченә кереп”, тәмләп, озаклап укый торган җитди, катлаулы әсәрләр кирәк. Элегрәк тарихи әсәрләр укый идем. Сугыш елларын тасвирлаган китапларны күп укыдым. Хәзер аларны авыр кабул итәм.
Поэзияне бик яратам. Хәсән Туфан, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Роберт Миңнуллин, Харрас Әюп шигырьләре күңелемә якын. Хикәяләр, фантастик, юмористик әсәрләрне яратмыйм. Электрон китаплар укыганым юк. Кәгазь булмаган китапны күңелем кабул итми: исемдә калмый, укуның рәхәтлеген тоймыйм.
Яраткан цитатам – Фәнис Яруллин әсәреннән: “Язмыш синең тез астыңа китереп сукса – егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса – үзең аннан да көчле ян, шулвакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа – күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә – яңгыр тамчыларына кушылып, җиренә төш. Җилкәнеңне җилләр екса – йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән”.
Киңәш. Мәгънәле, уйландыра торган әсәрләр укырга киңәш итәм. Андый әсәрләрне укып чыккач та, алардан аерыла алмый йөрисең: автор белән бәхәсләшәсең, геройлар белән серләшәсең.
Китап ул – тормыш мәктәбе, серле дөнья. Китап укучы кешенең сүзлек запасы байый, белеме арта. Акыллы кеше белән аралашу да бик рәхәт! Китапларны күп укыган кеше дөрес итеп сөйләшә, фикерләре дә матур була.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Сәхифәне Римма Афзалова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев