Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Китап уку – ял ул

Университетка укырга кергәндә дә шушы әсәр буенча инша яздым. “Алтын йолдыз”, “Сүнмәс утлар”, “Газинур” романнары безнең чорның өстәл китаплары булды.

Фирая Йосыпова, мәгариф ветераны:

Яраткан китапларым күп. 45 ел татар теле һәм әдәбияты укыттым. Әсәрне үзең яратып, җентекләп укымасаң, аны укучыга тәкъдим итеп булмый. Элек китапханәдә эшләгән Хафаса апа, Фәрдия апа, Дания апа, Халидә апа, Роза Нәгыймовна, кайткан һәр китапны үзләре укып, безгә тәкъдим итәләр иде. Фоат Садриевның “Таң җиле” романын ничә тапкыр укыганымны да белмим. Яхшы әсәр укыгач, андагы вакыйгалар, геройлар турында бик озак уйланып йөрим, авторның талантына, сәләтенә сокланам. Соңгы елларда андый әсәрләр сирәк иҗат ителә, бүген укыйсың, иртәгә онытыла.

Тормышны, фикерне үзгәрткән китаплар күп булды. Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы – шуларның берсе. Университетка укырга кергәндә дә шушы әсәр буенча инша яздым. “Алтын йолдыз”, “Сүнмәс утлар”, “Газинур” романнары безнең чорның өстәл китаплары булды.

Соңгы укыган китабым – Ринат Мөхәммәдиевнең “Ак кәгазь нидән саргая” романы. Әлеге әсәр “Казан утлары” журналында басылгач, төрле фикерләр әйтелде. Язучы әсәрен киләчәк буыннар өчен гыйбрәт буларак тәкъдим итә. Шушы китапта урын алган “Утлы таба өстендә” романы исә авторның үз башыннан кичкән вакыйгаларга нигезләнә. Ул совет иленең җимерелүе хакында. Әсәр ун тапкыр рус телендә дөнья күргән һәм дистәдән артык телгә тәрҗемә ителгән. Чиратта – Айдар Хәлимнең “Йөгереп кенә лә кайтыр җир түгел” фәлсәфи истәлекләр китабы.

Фото - "Мөслим-информ архивыннан

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында.

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев