“Китап уку чире” кайтачак
Безнең буын (узган гасырның 50-70 еллары) китаплы чорга туры килде. Егылып китап укыды халык. Мәктәп елларыннан башлап үзем дә китапка мөкиббән булдым.
Гөлфия Мөхәммәтгәрәева, мәгариф ветераны:
Безнең буын (узган гасырның 50-70 еллары) китаплы чорга туры килде. Егылып китап укыды халык. Мәктәп елларыннан башлап үзем дә китапка мөкиббән булдым. Әти китап укырга бик ярата иде. Безнең өйдә зур гына китап шкафы бар. Аның эче тулы китап, күбесе рус телендә. Әти күбрәк русча китаплар, журналлар укырга ярата иде. Ерак Көнчыгышта башта – сугышта, аннан чыкылдап торган урыслар арасында җиде ел армия хезмәтен үтә ул, шунда рус телендәге китапларны күп укый, татар телендәге китаплар анда килеп җитмәгәндер. Әмма туган телгә хөрмәте бик зур иде!
Без яшь вакытта татар әдәбиятында Кыям Миңлебаев, Рәис Даутов, Саимә Ибраһимова кебек бик оста тәрҗемәчеләр бар иде. Алар тәрҗемәсендә рус һәм чит ил әдәбиятының бик күп үрнәкләрен укырга туры килде. Лев Толстойның “Сугыш һәм тынычлык”, Вячеслав Шишковның “Хәсрәт дәрьясы”, Михаил Шолоховның “Тын Дон”, “Күтәрелгән чирәм”, Александр Дюманың “Өч мушкетер”, Майн Ридның “Башсыз җайдак”, Александр Фадеевның “Яшь гвардия” романнарын бик яратып укыдым. Алга таба Валентин Распутинның “Живи и помни”, “Прощание с Матерой”, Виктор Астафьевның “Последний поклон”, Василий Шукшинның хикәяләрен укып бик тәэсирләндем. Рус телендәге китаплар да күңелемә бик якын. Гомумән, югары уку йортында укыганда рус һәм татар классикларының әсәрләрен күп укырга туры килде.
10 класста дус кызым белән Габдрахман Әпсәләмовның “Алтын йолдыз” романын, чиратлашып, өч көндә укып чыктык. Яу кырында һәлак булган Һаҗәрне кызганып еладык. Үзебезнең чордашлар иде бит геройлары, шуңа күрә күңелгә якын булгандыр ул роман. Шул ук авторның “Ак чәчәкләр” романын берничә кат укыдым.
Эчем пошканда кулыма Габдулла Тукай әсәрләрен алам, Әнгам Атнабай шигырьләрен, Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләрен укыйм.
Фото – “Мөслим-информ” архивыннан.
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 13 октябрь санынында укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев