Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Китап киштәсе

Һәр өйгә китапханә кирәк

Без гаиләбез белән укырга яратабыз. Тормыш иптәшем дә, балалар да китаплар укый. 3 яшьлек оныгымның да шәхси китапханәсе бар.

Гөлнара Гыймранова, Метрәй мәктәбе укытучысы:

Без гаиләбез белән укырга яратабыз. Тормыш иптәшем дә, балалар да китаплар укый. 3 яшьлек оныгымның да шәхси китапханәсе бар. Дөрес, аңа китапларны без, әти-әнисе һәм әби-бабалары укыйбыз. Шул рәвешле балада кечкенәдән китапка, укуга мәхәббәт тәрбияләнә.

Яраткан китабым – Фоат Садриевның “Таң җиле” романы. Әсәрдәге ана образына мөкиббән киттем һәм соңгы өлешләре бигрәк тә тетрәндерде. Үзем дә яшьли әнине югалткангамы, кабат-кабат, елый-елый укыдым бу китапны. Фоат Садриевның бер китабын да укымый калганым юк. Аның геройлары – авыл кешеләре, әсәрләре тормышчан. Авыл тормышын Фоат абый кебек сурәтләүче бүтән юк.

Тормышчан китаплар яратам. Тарихи китапларны, аерым шәхесләр турында әсәрләрне дә яратып укыйм. Рабит Батулланың “Бию җене кагылган егет” кыйссасы бик ошады. Әсәр балетмейстер Рудольф Нуриев турында. Нәбирә Гиматдинованың әсәрләрен “җенләнә-җенләнә” укыйм. Аның күп китаплары шәхси китапханәмдә дә бар. Аерым бер китапны тормышымны яки фикеремне үзгәртте дип әйтә алмыйм.

Китапларны сатып алам. Өйдә шәхси китапханәбез бар. Авыл китапханәсенә йөрибез, туган-тумачада, дус-иштә күргән китапларны да сорап алып укыйбыз.

Соңгы укыган китабым – Рәмзилә Габделхакованың “Тау артында кояш бар” китабы. Әлеге китапны кызым тәкъдим итте. Әсәр тормышчан булуы һәм бәхетле тәмамлануы белән ошады.

Яраткан цитатам да Рәмзилә Габделхакованың “Тау артында кояш бар” китабыннан. Гасырлардан гасырларга, телдән телгә күчеп, җир шарының һәр кешесе “Әмин!” дип торырлык гап-гади сүзләр: “Дөньялар имин булсын!”

Киңәш. Фәүзия Бәйрәмованың “Ана” романын укырга киңәш итәр идем. Әсәрдәге Ана образы сокландыра. Роман Чыңгыз Айтматовның әнисе, ананың гаиләдәге роле турында. Бүгенге заман яшьләре өчен әсәр бигрәк тә актуаль. Әлеге романны мин кайбер гаиләләрнең өстәл китабы булырга тиеш, дип саныйм, чөнки ана исеменә тап төшерүчеләр дә бар. 
Укытучы буларак та киңәшем бар. Әти-әнисенең китаплар, газета-журналлар укуын күреп үскән балалар укырга ярата. Ә уку хатасыз язарга өйрәтә. Шуңа газета-журналларга язылырга һәм шәхси китапханәгезне булдырырга тәкъдим итәм.

Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев