Бүгенге көн авторларын яратмыйм
Бүгенге көн укучыларыбызның китапка карашы
Александра Лобанова, Рус. Шуган авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары
Төрле жанрлардагы әсәрләр укыйм. Боевиклар һәм триллерлар яратмыйм. Бүгенге көн авторларын өнәп бетер- мим. Классиклардан соң заманча әсәрләр җитди түгел, өстән-өстән язылган кебек тоела. Тарихи әсәрләрне, Бөек Ватан сугышы турында китапларны яратам. Михаил Шолохов, Михаил Булгаков, Борис Васильев әсәрләрен кабат-кабат укыйм.
Яшьлекләре 1960нчы елларга туры килгән шагыйрьләр Роберт Рождественский, Юлия Друнина китаплары – һәрвакыт кул астында.
Заманча әдәбияттан Россия язучылары иҗат иткән фэнтези укыйм.
Ул җиңел әдәбият саналса да, кайчакта җитди китаплардан ял итеп, җиңелчә әсәрләр укыйсы килә. Андый авторлардан Андрей Белянинны, аның “Тайный сыск царя Гороха” повестьлар циклын аерып күрсәтер идем.
Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 26 май санында
Сәхифәне Римма Афзалова алып бара.
Фото - А.Лобанованың шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев