Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кулланучыга

Акча түләдем, ә товар кайтмады

Сату-алу килешүе нигезендә кулланучы товар өчен алдан түләргә тиеш булса, товарны кулланучыга тапшыру вакыты да билгеләнергә тиеш.

 Товар вакытында тапшырылмаса, сатып алучы товарны кабат билгеләнгән вакыт эчендә китереп бирүне таләп итәргә мөмкин. Моннан тыш кулланучы товар өчен түләнгән акчаны кире кайтаруны таләп итәргә хокуклы. Бу РФ “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 23.1 маддәсендә расланган.
Товарны китереп бирү вакыты телдән билгеләнергә дә мөмкин. Бу очракта, товарны вакытында китермәсәләр, кулланучы сатучы белән хәбәргә чыгарга тиеш. Сатучының исенә төшергәннән соң җиде көн эчендә товар хуҗасының кулына тапшырылмаса, кибет яки сатучы җаваплылыкка тартылырга мөмкин. Моның өчен кулланучы сатучыга үз таләпләрен белдереп язмача дәгъва җибәрергә тиеш.

“Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы законның 23.1 маддәсе 3 бүлеге нигезендә, алдан түләнгән товарны китерү срокларын бозган өчен, сатучы кулланучыга вакыт чыкканнан соң һәр көн өчен алдан түләнгән сумманың 0,5 проценты күләмендә акча түләргә тиеш була.

– Дәгъва ике данәдә әзерләнә һәм берсе сатучыга заказ хаты белән җибәрелә. Кулланучының товар өчен түләнгән сумманы кире кайтаруы һәм зыянны, шул исәптән штрафны тулысынча каплавы турында таләпләр сатучы тарафыннан ун көн эчендә үтәлергә тиеш, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова.

Әлеге дәгъвага җавап килмәсә, яки килгән җавап буенча сатучы товарны тапшырырга, акчаны кайтарырга теләмәсә, ягъни билгеләнгән таләпләрне үтәүдән баш тартса, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы. Шуны дә истә тотарга кирәк: бу очракта кибет товар өчен билгеләнгән бәянең 50 процентын штраф буларак түләргә тиеш була.

– Вакытында китерелмәгән товар өчен кулланучы банк картасы белән түләгән булса, карта хуҗасы кредит оешмасына операция буенча акчаны кире кайтаруны сорап мөрәҗәгать итә ала. Шуннан соң банк һәм түләү системасы тикшерүләр үткәрәчәк, – ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе Түбән Кама территориаль бүлегенең өлкән белгече Алена Виноградова.

Күп кенә интернет-мәйданчыклар бәхәсне махсус сервислар аша хәл итү мөмкинлеген бирә. Әлеге сервислар аша ялган товар турында, товарларга һәм кибетләргә карата шикаятьләр турында хәбәр итеп була.

Фото - Татар-информ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев