Укытучы ул – хәзинә
Мөслим гимназиясе базасында “Мин – милләтем мөгаллиме” муниципаль бәйгесе үтте
Мондый бәйге районыбызда беренче мәртәбә оештырылды.
Район мәктәпләренең башлангыч сыйныф укытучылары арасында үткәрелгән конкурсның максаты – укытучыларның милли һөнәри осталыгын күтәрү, алдынгы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату, иҗади эшләүче педагогларга ярдәм итү, укытучы һөнәренең абруен күтәрү.
– Халык киләчәге – укытучы кулында, аның алтын йөрәгендә, шуңа тормышта укытучының роле бәяләп бетергесе зур. Бары тик көчле рухлы, максатчан кешеләр генә тиешле дәрәҗәдә күңел биреп укыту сәләтенә ия була. Бүген бирегә җыелган мөгаллимәләребез – олы йөрәкле кешеләр, бала күңелен аңлап хезмәт куючылар, – диде район мәгариф идарәсенең башлангыч сыйныф укытучылары белән эшләүче методисты Эльмира Харитонова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 13 декабрь саныннан укыгыз.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев