Тарихта без эзлебез
Республикакүләм шәҗәрәләр фестиваленең зона туры Мөслимдә узды.
ТР Дәүләт архивы тарафыннан уздырылучы шәҗәрәләр фестивале буыннар дәвамчанлыгын саклау, туган як тарихын өйрәнү, республикабыз халыкларының милли традицияләрен, гореф-гадәтләрен торгызу, үсеп килүче буынны әхлакый һәм рухи яктан тәрбияләү максатыннан оештырыла.
Район мәдәният йорты спорт залында фестивальдә катнашучылар күргәзмә әзерләгән иде. Милли ризыклар, үлән чәйләре, буыннан-буынга күчеп баручы кадерле ядкәрләр, чигелгән сөлгеләр, мендәр тышлары, тәрәзә пәрдәләре, нәсел шәҗәрәләре, фотоальбомнар һәм тагын бик күп экспонатлар бар иде анда. Казаннан килгән мәртәбәле кунаклар һәр гаиләнең күргәзмәсен зур кызыксыну белән карады.
Сарман районыннан Сираевлар гаиләсе мондый бәйгедә беренче тапкыр катнаша икән.
– Данлыклы язучы, Сарман гимнын иҗат иткән Дамир Гарифуллин да безнең нәселдән. Ул – бик күп шәҗәрәләр авторы, авыл тарихын язган кеше. Без – аның дәвамчылары! – ди Таңсылу Сәхәбиева.
– Безнең нәсел уңган, булган, ишле. Нәселебездә тарихчылар да, шәҗәрә төзү осталары да бар. Бөгелмә шәһәрендә яшәүче Миләүшә һәм Әскать Закировлар үзләренекеннән тыш, тагын 150ләп нәсел шәҗәрәсен төзергә булыштылар. Биш авылның тарихын яздылар, хәзер алтынчысы өстендә эшлиләр, – ди Бөгелмә шәһәре һәм Азнакай районын берләштерүче Гәрәйша нәселе вәкиле Ләйлә Заһитова.
Районыбыз данын фестивальдә Дусай авылыннан Шакировлар гаиләсе яклады. Шакировлар узган ел әлеге бәйгенең муниципаль турында чирканчык алган иде инде. Конкурсларда катнашу тәҗрибәсен туплаган гаилә быел шәҗәрәләр фестиваленең район турында беренче урынга лаек булды.
– Зона ярышларына ныклап әзерләндек. Ун буынны чагылдыручы Рәҗәп бабабызның шәҗәрәсен дә алып килдек, – ди Миләүшә Шакирова.
Фестивальне район башлыгы Альберт Хуҗин ачты һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде.
Жюри рәисе – ТР архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова фестивальнең быел бишенче тапкыр оештырылуын билгеләп үтте.
– Кечкенә генә бәйгедән башланган чара фестиваль дәрәҗәсенә барып җитте. Авылларда үз нәселе белән кызыксынучылар, шәҗәрәсен кәгазьгә төшереп, киләчәк буыннарга тапшырырга теләүчеләр күп. Бу – мактауга лаеклы эш. Фестивальдә балаларның да катнашуы куандыра: алар әти-әнисенең, әби-бабасының кем булуын белеп үсә. Балаларда: “Мин монда тудым! Әти-әнием нигезе шушында, димәк, мин бу җиргә игелек кылырга тиеш”, – дигән мөнәсәбәт тәрбияләнергә тиеш, – диде ул.
Бәйгедә конкурсантлар гаилә визиткасын тәкъдим итте. Баулы районыннан Муллаевлар, Бөгелмәдән Ибраһимовлар, Сарманнан Сираевлар, Мөслимнән Шакировлар, Ютазыдан Абдурахмановлар, Әлмәттән Шәнгәрәевлар, Азнакайдан Латыйповлар, Лениногорскидан Камалтдиновлар гаиләләре нәселләренең тарихы, шәҗәрәсе, күренекле кешеләре белән таныштырды, җыр-биюгә осталыгын күрсәтте, уңышлары турында сөйләде. Һәр гаилә бәйгегә тырышып әзерләнгән, иҗади якын килгән, гаиләнең өстенлекле якларын ачып бирерлек үзенчәлекле ысуллар файдаланганнар. Жюри әгъзаларына җиңүчене билгеләү авыр булгандыр.
Бәйгедә Ютазы районыннан Абдурахмановлар гаиләсе җиңү яулады һәм 50 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Райондашларыбыз – Шакировлар гаиләсе икенче урынны алды һәм 40 мең сумлык сертификатка ия булды. Лениногорск районыннан Камалтдиновлар өченче урынга лаек булды. Алар 30 мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Фестивальдә катнашкан һәр гаиләгә дипломнар тапшырылды.
Тарихны, гореф-гадәтләрне, йолаларны, нәсел шәҗәрәсен һәркем белергә һәм милләте, гаиләсе белән горурланырга тиеш. Алай гына да түгел, милли традицияләрне саклап, киләчәк буыннарга да тапшырырга бурычлы. “Тарихта без эзлебез” шәҗәрәләр фестивалендә катнашучы гаиләләр бу юнәлештә үрнәк була ала.
Наилә Сәлахова
Рәмилә Сәләмова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев