Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Сал.Мухан авылында - «Болгар» радиосы

“Ә бездә бүген – каз өмәсе” исемле бәйрәм Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе Илмира Әюпова йортында үтте.

Бәйрәмдә “Болгар” радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручылар һәм эстрада җырчылары да катнашты. Кунакларны капка төбендә гармун уйнап каршы алдылар. Авыл яшьләре җыр сузган арада уңган кызлар коймак пешерде.

“Болгар” радиосының “Иртәнге чәй” тапшыруы “Авылым йолалары” бәйгесен игълан иткәч, Салауз-Мухан мәдәният йорты җитәкчесе Илмира Әюпова әлеге конкурста катнашырга карар кыла.

– Кечкенә чакта малайлар белән саллар агызып, суга батып-чумып йөргән чаклар күз алдына килде. “Ә нигә моны бүген дә кабатламаска әле?!” – дип уйладым. Фикеремне авылдашларга җиткергәч, алар, сөенеп, риза булды. Ык буенда бик күңелле бәйрәм үткәрдек. Ир-атлар сал ясады. Аларны “Елларыбыз имин булсын” дип, изге теләкләр белән агызып җибәрдек. Өлкәннәр яшьлек елларын искә төшерде, балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Эльмира апа Габидуллина авыл турында язган мөнәҗәтен укыды. Шушы бәйрәмне видеога төшереп, бәйгегә җибәрдем. “Ык буенда саллар ага” исемле әлеге видеоролик конкурста җиңү яулады. “Төп җиңүче – Мөслим районының Сал.Мухан авылы” дигәч, күзләргә яшьләр килде. Авылдашлар да бик сөенде, – ди Илмира.

Нәтиҗәдә “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручылар, үзләре белән җырчыларны да ияртеп, узган атнада Сал.Муханга килде. Кунаклар арасында “Болгар” радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов, “Иртәнге чәй” тапшыруын алып баручылар Рөстәм Гайзуллин, Илнар Йосыпов һәм Эльвира Вильдан, яңалыклар бүлеге җитәкчесе Айнур Әхмәтов, эстрада йолдызлары Зәринә Хәсәншина белән Рәфинә Ганиуллина да бар иде.

– Мөслимлеләрне бик кунакчыл һәм гади, дип ишетеп белә идек. Бүген үзебез дә моңа инандык. Авыл халкы бердәм. Туй өстәле кебек табын әзерләгәннәр! Ишегалдында да, капка төбендә дә бәйрәм гөрли! Ә өйдә каз өмәсе бара. Милли күлмәк кигән хатынкызлар каз йолкый, шунда ук канат та сыдыралар. Балалар бакчасы нәниләрен дә җәлеп иткәннәр. Бик тәрбияви һәм матур чара! Чакырсалар, тагын кайтырбыз, Алла боерса! – диде Зәринә Хәсәншина.

Авыл уңганнары кунакларга каз өмәсе йоласын күрсәтте. Эльвира Вилдан да, өмәчеләргә кушылып, каз йолкышты. Бизәкле көянтәләргә асып, казларны Ык буена юарга алып төштеләр. Бәйрәмне “Татарстан-Яңа гасыр” телеканалы да төшерде.

– Бик җылы каршы алдылар. Каз өмәсе чын-чынлап таң калдырды. Казлар да “муляж” түгел, яңа гына суелган, таза, матур казлар. Бергә-бергә, күңелле итеп, җырлый-җырлый эшләдек. Мөслимлеләр миңа бик якын, чөнки әнием – Чия Түбә авылы кызы. Мөслимдә миңа һәркем туганым кебек, – ди Эльвира.

Казларны юып кайткан кызларны капка төбендә каз мае белән майланган тәбикмәкләр белән каршы алдылар. – Самовар чәенә җитми инде. Кайнар тәбикмәк белән үлән чәеннән дә тәмлерәк ризык юктыр. Каз өмәснең бүгенге көндә дә саклануы сөендерә. Яшь чакта казларны бәкегә юарга алып төшә идек. Әниләр без кайтуга тәбикмәк пешереп тора иде. Тәбикмәкне каз маена мана-мана ашый идек. Тәме бүген дә авызда саклана төсле, – диде бәйрәм үтүче йорт хуҗасы Флүрә Фәррахова.

Каз өмәсе авыл клубында дәвам итте. “Болгар” радиосы концертына якын-тирә авыллардан һәм район үзәгеннән дә халык җыелды. “Болгар” радиосының баш мөхәррире Илфар Кәримов Илмира Әюповага җиңүче дипломын һәм кыйммәтле бүләк тапшырды. Район башлыгы Альберт Хуҗин авыл халкына бәйрәм ясаган өчен “Болгар” радиосы коллективына һәм авыл мәдәният йортына рәхмәтен җиткерде.     

            Реклама

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев