Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

«Шәҗәрә – моя родословная” бәйгесенең нәтиҗәләре игълан иттелде

Мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

IV Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале кысаларында "Шәҗәрә – моя родословная” бәйгесенең нәтиҗәләре игълан иттелде һәм җиңүчеләр бүләкләнде. Мәдәният йортында шәҗәрәләр күргәзмәсе дә оештырылган иде.

Быел “Шәҗәрә – Моя родословная” Бөтенроссия фестиваль- бәйгенсендә катнашу өчен Татарстан Республикасы районнарыннан һәм Россия Федерациясе төбәкләренән 100дән артык гариза кабул ителгән. Шуның 19ы иң яхшылары дип сайланып алынган һәм финалга узган.

Финалистларның алтысы җиңүче дип табылды һәм 1 катнашучы жюриның махсус бүләгенә лаек булды.

Гран-прига Әмәкәй авылыннан Шамслар гаиләсе лаек булды. “Минем гаилә традицияләре” дигән гаилә күргәзмәсе аларга уңыш китерде.

Мөслимнең Тат. Бүләр авылыннан Адилә Нәҗипова – “Мин һәм минем спорт сөюче гаиләм”, Саратов өлкәсеннән Әминә Акчурина – “Минем гаиләмнең татар халык кухнясы”, Казаннан Мәрьям Хөсәенова һәм Алсу Һадиева –“Минем гаиләм һәм татар милли киемнәре", Казаннан Зифа Хөсәенова һәм Лариса Җиһаншина – “Минем гаиләм һәм татар халык уен кораллары, җырлар, шигырьләр”, Ульяновск өлкәсеннән Ибраһим Шабанов – “Минем гаилә традицияләре”, Баулы районыннан Алинә Хисмәтуллина һәм Рүзилә Миңнеәхмәтова “Минем ватаным чишмәләре" номинациясендә 1 урын яулады.

Лилия Шәймиева фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев