Китап укучылар фикерли белергә тиеш (+фоторепортаж)
VIII республикакүләм “Ф.Садриев укулары” фәнни-гамәли конференциясендә катнашучылар шундый фикердә
Мөслим гимназиясендә, традиция буларак, республикакүләм Фоат Садриев укулары оештырылды. Ике елга бер тапкыр үткәрелүче фәнни-гамәли конференциягә Мөслимнән, Аксубай, Тукай, Сарман, Актаныш, Минзәлә, Спас районнарыннан укучылар, укытучылар, китапханәчеләр һәм балалар бакчалары тәрбиячеләре килде. Быел ул сигезенче тапкыр үтте.
Фоат Садриев бу көнне укучылары арасында булды. Сүз тәмен белүчеләр, әдәбиятны, туган телне, сәнгатьне сөючеләр өчен Фоат аганың үзен күрү, аның белән аралашу мөмкинлеге – зур бәхет. Гимназия укучыларының сәламләү чыгышы да шул фикергә нигезләнгән.
Чараны район башлыгы Альберт Хуҗин ачты.
– Әсәрләр, әдәби геройлар тормышындагы хаталарны күреп, аларны кабатламаска өйрәтә. Китап уку ул – дөньяны танып белүнең бер формасы. Фоат абыйның әсәрләреннән алган тормыш дәресләрен мин үз эшемдә дә кулланырга тырышам, – дип, әдипкә рәхмәтләрен җиткерде ул, ә чараны “Мөслимне танытучы форум” дип бәяләде.
– Вакыт бик кадерле. Аны төрлечә урлыйлар. Үзебез дә аны таптап йөрибез. Мин сөйләгәндә дә вакыт үтә. Без аның кадерен белмибез. Кешеләрнең психологик көрәшен, ялгышларын аларның үзгәрешләре аша күңелгә үтеп керерлек итеп язар өчен өстәл артында бик озак утырырга кирәк. Озак утырмасаң, пешмәгән ипи кебек нәрсә килеп чыга. Әдәби әсәрне укытучылар шушы кадерле ягы белән балалар күңеленә сеңдерә алсын, вакыт галиҗәнапларын заяга уздырмаска, мөмкин кадәр файдалы итеп үткәрергә өйрәтсен иде, – диде Фоат Садриев.
Фоат Садриев укуларына 2014 елда старт бирелде. Ул елны конференциядә укучылар һәм укытучылар 30 эш белән катнашкан. 2017 елга бу сан 80гә җиткән. Быелгы укуларга 47 эш кабул ителгән. Төбәк шагыйрьләреннән Мөҗәһит Әхмәтҗанов, Лилия Садриева, Әлмәт язучылар оешмасыннан килгән Миңзифа Әхмәтшина, ветеран укытучылар, мәгариф идарәсе методистлары һәм тәҗрибәле мөгаллимнәрдән торган жюри дүрт юнәлешкә бүленеп эшләде.
Үзенең әсәрләре буенча чыгыш ясаучы һәр укучыны Фоат ага игътибар белән тыңлады, бәя бирде, балалар белән әңгәмәгә керде. Укучылар әдипнең “Шаһзаманов эше”, “Рәхмәт, әтием!”, “Таң җиле” әсәрләрен алганнар. Язучының драматургиясен тикшергән, әсәрләрдә табигать күренешләренең асылын ачарга тырышкан, фәлсәфи фикерләрне Р.Фәхреддин нәсыйхәтләре яссылыгында күзәткән эшләр дә булды.
Иң күп эш “Якташ язучыларыбыз иҗатын өйрәнү” юнәлеше буенча килгән. Әлеге секциядә 14 укучының фәнни-тикшеренү эшләре тыңланды. Биредә якташ язучы-шагыйрьләр белән бергә, районыбызның данын еракларга тараткан күренекле шәхесләр иҗатына киң урын бирелә. Укучылар Ләбиб Лерон, Илүсә Нәбиуллина, Эльмира Шәрифуллина, Баланлы авылының атаклы сынчысы Илисәй Имамов һ.б. тудырган әсәрләрне, аларның үзенчәлекләрен өйрәнгәннәр. Укучыларның эшләренә бәя биргән шагыйрә Миңзифа Әхмәтшина чараның әһәмиятенә басым ясап:
– Фоат абыйның иҗатын мондый укулар белән генә ачып бетереп булмыйдыр. Әмма бу чарадан укучылар да, укытучылар да, без язучы-шагыйрьләр дә саллы керем алып кайтабыз, – диде.
Татарстанның атказанган укытучысы Роза Нәгыймова да:
– Балалар үзләре өйрәнгән, тикшергән әсәрләр турында, иркенләп, рәхәт итеп, ошаган урыннарын мисалга китереп, кәгазьгә карамыйча сөйләргә өйрәнсен иде, – дип, теләкләре белән бүлеште.
Россиядә Педагог һәм остаз елы булуын исәпкә алып, “Укытучы – иҗади шәхес” секциясе эше быел ике юнәлештә оештырылган. Беренчесендә мөгаллимнәр Ф.Садриев иҗатына багышланган дәрес һәм сыйныфтан тыш чара эшкәртмәләре тәкъдим итсә, икенчесендә якташ язучылар иҗатында патриотик тәрбия мәсьәләләре каралды.
Фоат аганың әсәрләрен дәрестә һәм дәрестән тыш өйрәнүнең уңышлы алымнары белән танышкан Мөҗәһит Әхмәтҗанов мөгаллимнәр хезмәтенә уңай бәя бирде.
– Укытучылар намус белән әзерләнгәннәр, яхшы проектлар эшләгәннәр. Һәрберсен игътибар белән тыңладык. Фоат абыйны бик зурладылар. Һәр эшкәртмәне бүгеннән үк дәрес, дәрестән тыш чара оештырырлык дәрәҗәгә җиткергәннәр укытучылар, – диде ул.
Жюри эшендә катнашкан, быел республикакүләм “Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы” бәйгесендә призлы урын яулаган Күбәк урта мәктәбе укытучысы Дилбәр Гарифуллина да фикерләре белән уртаклашты.
Ватанпәрвәрлек тәрбияләүне әдәби әсәрләр аша ничек оештырырга? Сүз сәнгате төпкелләрендә тема буенча нинди мәрҗәннәр ята? Жюри членнары һәр чыгышта шул мәрҗәннәрне эзләде. Наис Гамбәр, Факил Сафин, Зөлфәт, Шәмсия Җиһангирова, Харрас Әюп, Мөҗәһит Әхмәтҗанов шигырьләрендә, Флүс Латыйфиның “Хыянәт” романында ватанпәрвәрлекнең чагылышын укытучылар дәлилле итеп күрсәтә алды. Эзләнү эшләренең фәннилеген, композицион яктан бөтенлеген билгеләп үтәсем килә, – диде ул.
– Фоат Садриев – районыбызның гына түгел, республикабыз горурлыгы. Татар әдәбиятында үз урынын, үз исемен тапкан олпат язучы ул. Республикакүләм Фоат Садриев укуларын үткәрү киң җәмәгатьчелеккә, яшь буынга аның иҗатын танытуга, әсәрләренә фәнни якын килүгә зур этәргеч ясый. Бу иҗади һәм фәнни чараны сигезенче тапкыр уңышлы үткәрүдә Мөслим мәгариф бүлегенең, бигрәк тә методист Нурания Шәймарданованың хезмәте зур. Алдагы елларда бу чараны тагын да киңрәк итеп оештыруда уңышлар телим, – дип язды газетабызның даими әбунәчесе Галия Фәрхетдинова әлеге чара турында.
Конференциядә беркем дә бүләксез калмады. Һәр секциядә җиңүче, призлы урын алучылар һәм лауреатлар билгеләнде. Фәйрүзә Якупова (Олы Чакмак мәктәбенең 6 сыйныф укучысы), Динә Газымова (Баланлы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы), Фәридә Хафизова (Актаныш районы Яңа Кормаш мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы), Рушания Әхмәтҗанова (Түбән Табын интернат-мәктәбенең укытучы-дефектологы) җиңү яуладылар. Һәр катнашучы Фоат Садриевның кулыннан бүләк алды. Бу – бик зур дәрәҗә!
Фоат аганың әлеге укуларда катнашучыларга, мөгаллимнәргә җиткерәсе теләкләре дә бар:
– Укытучылар, укучылар юмористик хикәяләргә, “Ике икең – ундүрт”, “Аппаккай” китапларындагы әсәрләргә, ике повестьтан торган “Тургай”га да игътибар итсен иде. Без язучылар өчен укучылар фикере, әсәрләребезнең халкыбыз аңында тудырган фикер үзгәрешләре, хиссияте бик мөһим.
Хәзер укучыларның уку активлыгын һәм мөгаллимнәрнең иҗади мөмкинлекләрен үстерергә ярдәм итүче чаралар күп оештырыла. Кемдер моны укучылар өчен дә, укытучыларга да өстәмә эш буларак кабул итәдер. Әмма ике елга бер булса да республика күләмендә оештырылучы мондый очрашулар бик кирәк. Язучылар белән аралашырга, фикер уртаклашырга, тәҗрибә алмашырга мөмкинлек бирүче форсаттан файдалану сусаганда чишмә суын эчүгә тиң. Китапны уку гына җитми, аңа салынган мәгънәне аңлап, фикер йөртә белүче уйлы-акыллы, әхлаклы буын тәрбияләү һәр заман өчен актуаль булып калачак.
Гөлназ Җәлилова
Гөлназ Җәлилова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев