Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Китап - белем чишмәсе

“Авыл утлары” газетасы китап сатучы шәхси эшмәкәр Рамил Дәүләтов белән берлектә игълан иткән бәйге (“Авыл утлары”, 2022нче елның 21 сентябрь саны) дәвам итә.

Бәйге 2022нче елның сентябреннән 2023 нче елның август аена кадәр барачак.
Октябрь аена сораулар һәм биремнәр

1. Бу сүзләрне рус теленә тәрҗемә ит, алар белән 4 җөмлә төзеп яз.
Ошый, күңелгә хуш килә – ...
Охшаш, охшаган, охшашлы, тартым – ...
Мәхәббәт, сөю – ...
Мәһабәт, бөек, гүзәл, матур, зур – ...

2. Түбәндәге сүзләр кайсы әсәрдән алынган? Әсәрнең исемен, авторын яз.
Өчиле, ат, Сасна Пучинкәсе, Зиннәтулла.

3. Башкача ничек әйтеп була, ягъни синонимнарны тап.

арык               югары

букча              шаһәдәтнамә

салкын           дус

4. Шагыйрьне таны, ягъни исем яки фамилиясен өстә:

Хәсән                                        Һади

Шәмсия                                    Зәйнәшева

5. Татар халык әкиятләрендә генә очрый торган геройларның исемнәрен яз.

6. ”Көләч” көзге аша балаларны елмайтучы юмор остасы кем ул?

7. Текстны укып, үз фикереңне яз.
Марат дустына сөйли: ”Бабам минем кебек кечкенә вакытта ничек яшәгәнен сөйләде. Алар иртә язда дуслары белән кузгалак, әче кукы, юа җыйганнар; җәен урманга җиләк- җимеш җыярга йөргәннәр, елгада балык тотканнар, футбол уйнаганнар; кышын таудан чанада шуганнар, кәшәкә сукканнар. Ул мескеннәрнең телевизорлары да, компьютер да, мобиль телефоннары да булмаган. Бер дә кызык булмагандыр аларга, әйеме?”

8. Саннарны сүзләр белән яз.

2022нче елның 1 сентябре – Белем көнендә Татарстанда барлыгы 469 меңгә якын укучы өчен 1411 мәктәп үз ишекләрен ачты. Шулай ук 98 урта һөнәри белем бирү оешмасы һәм 45 югары уку йортында яңа уку елы башланды.

9. Табышмакларның җавабын яз.

100 кат кигән, барысы да төймәсез.
Мин кечкенә, миңа тимә, тисәң, авыртты димә.
Үзе су, үзе каты.

10. “К” хәрефенә башланган һәм алдан да, арттан да бердәй укыла торган сүзләр уйлап яз.
11. Сүзләре буталган мәкальләрне дөресләп яз.
Табыла, җирдән, белем, алтын, – , китаптан.
Татлы, сөйләп, тел, иң, торган, тел, туган, тел, – , анам.

12. Бу шигырь юлларының авторы кем, шигырь ничек атала?
Кичер мине, илем, синең бөек Исемең белән килеп сугышка, Данлы үлем белән күмәлмадым Бу тәнемне соңгы сулышта.

13. Хәрефләрне тиешле урынга куеп, сүзләр төзе.
Бәкетсә, шекир, рподмои, акбак, гсуна.

14. Хаталарны төзәтеп яз.
Вокыт белән бергә үзгәрә бел,

Телләр эйрән, балам, дөнья күр.

Йөз чөермә ләкин үз телеңдән

Бу – Ватанны сату белән бер.

15. Сарыкның туганы кем?

16. Бер халык сынамышын яз.

17. Шигырьне игътибар белән укы, ятлап, тормыш девизың итсәң, тагын да яхшырак. Тиешле хәрефләрне өстәп, күчереп яз.
Күп телләрне белү – яхшы ш гыль

Туган т лең үги калмаса.

Җанын салып әйтк н әткәң сүзен

Синең аша балаң аңласа.

18. Түбәндәге җыентыкларның авторларын ата.

“Тәүфыйклы песи”

 “Тапкырлар тапмый калмас”

 “Алма бабай”

 “Тургай”

 “Моабит дәфтәре”

 19. Елга исемнәрен генә сайлап алып яз.
Идел, Илһам, Казан, Мишә, миләш, Казанка.

20. Мәкальләрнең дәвамын яз.
Юрганыңа карап ...
Ашаган җиренә ...
Һәркемнең бармагы ...
Үзе егылган ...

Җавапларны редакциягә түбәндәге адрес буенча хат белән юлларга мөмкин:

423970, Мөслим авылы, Пушкин урамы, 43 йорт, яки muslimau@rambler.ru электрон адресына җибәргә була.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Реклама 6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев