Иң нечкә бил – Мөслимдә!
Узган атнада “Нечкәбил” конкурсына йомгак ясалды
Соңгы елларда ул “Татарстанның ныклы гаиләләре” фестивале буларак тагын да киңрәк масштабта үткәрелә. 23 ноябрьдә “Нечкәбил” XIX республика матурлык, ана һәм гаилә бәйгесе тәмамланды. Ул 27 апрельдә башланып, берничә этапта узды.
Районыбызның күпбалалы үрнәк гаиләләренең берсе – Луиза һәм Нияз Габдрахмановлар гаиләсе, Мөслим данын яклап, Казан шәһәрендә “Нечкәбил” бәйгесенең финалында катнашты. Райондашларыбыз, безнең районны республика дәрәҗәсендә лаеклы тәкъдим итеп, “Иң нечкә бил” номинациясендә җиңү яулады һәм “Рухи нечкәбил” исеменә лаек булды.
– Быел бәйгенең ярымфиналында төрле район һәм шәһәрләрдән 28 гаилә катнашты. Фестиваль “Ныклы гаилә” федераль партия проекты кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов яклавында 19 ел уздырыла. Әлеге вакыт эчендә аның максаты үзгәрешсез калды: биредә күркәм, үрнәк гаиләләр барлана. Татарстанның төп байлыгы булган гаиләләр арасында безнең гаиләнең дә булуы – зур сөенеч. Иң элек без, “Ныклы гаилә территориясе” дигән техник биремне уңышлы үтәп һәм жюрига үз гаиләбез турында видеоязма тәкъдим итеп, ярымфиналга чыктык, – ди Луиза Габдрахманова.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 29 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Габдрахмановларның шәхси архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев