Яшь рок-музыкантлар үсә
“Ык-Фолк” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр этник рок-фестиваленең максаты – туган телгә мәхәббәт уяту
Узган шимбәдә Мөслим яшьләрне үзенә җыйды. Бу көнне Мөслим яңа буын кунаклар – Алдынгылар хәрәкәте активистларын кабул итте. Көн дәвамында Мөслим урамнарында төркем-төркем яшүсмерләр йөрде. Ә кич район мәдәният йорты рок музыкасы ритмнарына күмелде. Бу көнне Мөслимдә Татарстан Республикасы Рәисе каршында эшләүче татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән “Ык-Фолк” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр этник рок-фестивале үтте.
Фестиваль кысаларында Мөслимгә Алдынгылар хәрәкәте активистлары да килде. Мөслимнең алдынгылары күрше Актаныш, Азнакай, Менделеевск, Минзәлә, Сарман, Тукай районнарыннан, Яр Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренннән йөзләгән егет-кызны кабул итте. Тугыз районнан килгән командалар “Мөслим белән таныш!” исемле квестта катнашты. Квест барышында хәрәкәт активистлары биш юнәлештә татар әдәбияты, виртуаль дөнья, илебез тарихы буенча белемнәрен ныгыттылар, ГТО нормативлары буенча мөмкинлекләрен сынадылар, язучы Фоат Садриевның сорауларына җавап бирделәр һәм Мөслим белән якыннан таныштылар.
Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 23 август санында укыгыз.
Фотолар – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев