Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бәйгеләр

Фәнни-гамәли конференциядән җиңү белән

Мөслим лицеенда белем алучы Эвелина Шәрипова «Онегин укулары» Республика фәнни-гамәли конференциясендә катнашты.

Яшел Үзән шәһәренең А.С. Пушкин исемендәге 9 нчы лицеенда укучыларның «Онегин укулары» дип аталган ХIV Республика фәнни-гамәли конференциясе узды.

- "Сынлы сәнгать" секциясе эшчәнлегендә Мөслим лицееның 8б сыйныф укучысы Эвелина Шәрипова катнашты. Укучыбыз Александр Пушкинның "Дубровский" романы героинясы  Маша Троекурова портретын тәкъдим итте. Эшне яклау барышында Эвелина портретның ничек ясалуы турында сөйләде. Укучыларның иллюстрацияләрен Яшел Үзән сәнгать галереясе директоры Тамара Садкова җитәкчелегендәге компетентлы жюри бәяләде. Эвелина ясаган иллюстрация 1 урынга лаек булды.  Аңа киләчәктә иҗади уңышлар телибез, - дип язалар Мөслим лицеенннан.

Фото - Мөслим лицеенннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев