Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Урлашырга булган!

Милек урлауда гаепләнүче 51 яшьлек ир-ат суд каршына басты.

Мөслим районы прокуратурасы 51 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 158 матдәсе 2 өлешенең “б” пунктында каралган җинаять кылуда гаепләнә (бинага законсыз үтеп керү юлы белән милек урлау).

Тикшерү версиясе буенча, гаепләнүче 2023нче елның 8 февралендә төнлә Иске Карамалы кибетеннән әйбер урлау нияте белән корыч арматура эзләп таба.

– Спиртлы эчемлек кулланган хәлдә ул, медицина битлеге, перчаткалар киеп, кибет янына килә һәм арматура белән ишекнең асылмалы йозагын ватып, бинага үтә. Гаепләнүче гомуми суммасы 1 913,08 сумлык товар урлый. Урланган милекне үзе теләгәнчә куллана, – ди район прокуроры урынбасары Линар Әскаров.

Тикшерү барышында эш фигуранты гаебен тулысынча таныды, кылганнарына үкенүен белдерде һәм зыянны тулысынча каплады. 

Фото - "Татар-информ" архивыннан


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев