Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Намус белән хезмәт куйыйк

9 декабрьдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелә

Коррупциянең тарихи тамырлары, мөгаен, кемгәдер ялагайлану өчен бүләк бирүгә барып тоташадыр. Ул борынгы заманнарда туган катлаулы социаль күренеш буларак бүген дә яшәвен дәвам итә. Гади тел белән әйткәндә, коррупция – шәхси максатларда булган мөмкинлекләрдән файдалану дип аңлатыла. Бу куркыныч авыруны туктату өчен нәрсә эшләргә? Район прокуроры Данис Әхмәтҗанов белән әңгәмәбез шул хакта.

– Данис Дамирович, коррупция нәрсә ул?

– Коррупция ул – хезмәт урыныннан законсыз файдалану; үзеңә яки өченче затларга акча, мөлкәт хокукы, хезмәт күрсәтү һәм башка файда алу өчен үзеңә тапшырылган вәкаләтләрдән явызларча куллану. Хезмәт урынындагы яки вәкаләтләр бирелгән башка затка ришвәт бирү, коммерцияле сатып алу, табышларны законсыз куллану кебек чаралар да коррупция буларак билгеләнә. Юридик зат исеменнән яисә үз мәнфәгатьләрен кайгырту максатыннан кылынган бу гамәлләрнең барысы да коррупция булып исәпләнә.

– Коррупция очраклары нинди кануннар белән билгеләнә? Коррупцияне булдырмас өчен нинди чаралар кулланыла?

– Коррупциягә хас гамәлләр “Коррупциягә каршы көрәш” турындагы канунның 1нче маддәсенең 1 пунктында билгеләнгән. Коррупциягә каршы көрәш аны кисәтүдән һәм җинаятьчел гамәлләрне ачыклаудан гыйбарәт. Ул коррупцион хокук бозуларны туктатуны, ачуны һәм тикшерүне күздә тота. Коррупция очракларын ачыклау белән төрле дәрәҗәдәге хокук саклау органнары шөгыльләнә. Алар: Россия Эчке эшләр министрлыгы, Федераль куркынычсызлык хезмәте һәм башкалар. Бу эшчәнлекне РФ Генераль прокуроры һәм аңа буйсынучы прокурорлар координацияли. Коррупция очракларын минимальләштерү (бетерү) буенча чаралар законда билгеләнмәгән, әмма алар аны кисәтү белән турыдан-туры бәйләнгән. Мондый чараларга, аерым алганда, коррупцияне вакытында ачыклау яки кадрлар ротациясен кертергә мөмкин.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Татар-информ архивыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев