Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ике ел һәм 200 сәгать

Мөслим районында спиртлы эчемлекләр кулланган көе транспорт белән идарә иткән 33 яшьлек ир-ат хөкем ителде.

Район прокуратурасы 33 яшьлек якташыбызга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен ху­плады. Суд аны РФ Җинаятьләр кодексының 264.1 маддәсе 1 бүлегендә каралган җинаятьне кылуда (спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен административ җәзага тартылган көе янәдән спиртлы эчемлекләр кул­ланган килеш автомобиль белән идарә итү) гае­пле дип тапты.

Судта ачыкланганча, әлеге ир-ат алдагы хәлләрдән тиешле нәтиҗә ясамаган: 2021нче елның 29 ноябрендә 16 сәгать 40 минутта ул янә спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә рульгә уты­ра. Мөслим авылының Колхоз урамында аны юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләре туктата.

– Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды. Дәүләт гаепләүчесенең фикерен исәпкә алып, суд аңа 200 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза бир­де һәм ул ике елга транспорт белән идарә итү хо­кукыннан да мәхрүм ителде, – ди район прокурор ярдәмчесе Илвир Бәхтиев.

Карар үз көченә кермәде, дип хәбәр итәләр рай­он прокуратурасыннан.

Фото - Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев