Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Кеше һәм закон

Ялган “права” алган

Машина йөртү таныклыгын сатып алып кулланган өчен 45 яшьлек ир-ат суд каршына басты

Мөслим районы прокуратурасы 45 яшьлек мөслимлегә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул РФ Җинаятьләр кодексының 327 маддәсендә каралган җинять кылуда гаепләнә (алга таба куллану максатында машина йөртү таныклыгын сатып алу, аны саклау һәм куллану).

Суд билгеләгәнчә, 2023нче елның 1 мартыннан 31 мартына кадәр эш фигуранты, Мәскәү шәһәрендә булганда, билгесез кешедән 25 мең сумга “А”, “А1”, “В”, “В1”, “С”, “С1”, “М” категорияләре булган ялган машина йөртү таныклыгы сатып ала.

– 2024нче елның 6 июнендә Мөслим – Актаныш юлының беренче километрында, “ВАЗ-21074” машинасы белән идарә иткән вакытта, гаепләнүче ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана. ЮХИДИ хезмәткәрләре таләбе буенча эш фигуранты ялган машина йөртү таныклыгын күрсәтә һәм шунда аның җинаятьчел гамәлләре инспекция хезмәткәрләре тарафыннан туктатыла, – дип хәбәр итә район прокуроры урынбасары Ленар Әскаров.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча әлеге машина йөртү таныклыгы Россия Федерациясе машина йөртү таныклыкларын яклау комплексының 2018 елгы модификациясенә туры килми.

Гаепләнүче гаебен тулысынча таныды. Суд аны 6 айга ирегеннән мәхрүм итте.

Суд карары законлы көченә кермәде.

Фото – Татар-информ архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев