Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Оста куллы Миләүшә

Кызлар кечкенәдән энә-җеп тотарга өйрәнеп үсә. Кемдер бәйләргә яисә чигәргә, икенче берәүләр тегәргә хирыс. Югары Табын авылы кызы Миләүшә Нигъмәтуллина бу эшләрнең барысын да яратып башкара.

– Тегү, бәйләү, чигү эшләренә кызым үзлегеннән өйрәнде. Бәләкәй чакта гел минем янда булып, кул эшләре белән утырганны кызыксынып күзәтә иде. Миләүшәгә ни дә булса өйрәткәнне хәтерләмим. Тегүгә, бәйләүгә хирыслык бездә буыннан-буынга күчеп килә. Нәселебездә кызлар гына түгел, ир-егетләр дә кул эше осталары булган. Иремнең әтисе Муллахмәт машинада тегә иде. “Зингер” тегү машинасында костюм-чалбарлар “төзәтә”, заказ булганда киемнәр тегә иде. Карт әбисе Фәрхикамал Югары Табын авылының иң оста тегүчесе булган. Кайнанамның: “Чәйгә, шикәргә беркайчан да интекмәдек, әнкәй бичәләргә һәм түрә хатыннарына күлмәк, камзул, хәтта эчке киемнәргә кадәр тегә иде. 50нче еллардагы дефицит чорында да безнең йортта ризыкка кытлык булмады”, – дип сөйләгәне истә, – ди Миләүшәнең әнисе Илсөя апа.

Миләүшә итәк, күлмәк, костюмнар да, плащ-пальтолар, челтәрләр дә тегә. Полиэфир бау, джут, трикотаж һәм йон җепләрдән сумкалар бәйли, зәвыклы муенсалар ясый, калфак-түбәтәйләр чигә. Артып калган чималдан брошьлар, беләзек-алкалар, заколкалар ясый. Кирәкле фурнитураны сатып ала да юк кына әйбердән дә сәнгать әсәре тудыра райондашыбыз. Бу көннәрдә бик күп ак якалар теккән Миләүшә. Якаларга укытучылар заказ биргән. Мәктәп дресс-коды нигезендә күлмәкләргә беркетеләчәк якаларга брошьларны да райондашыбыз үзе ясаган.

Тулырак: "Авыл утлары" газетасының 2023 ел, 23 июнь санында.

Фотолар – М.Нигъмәтуллинаның шәхси архивыннан.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев