Оста кулда һөнәр бар
Иске Карамалы авылында яшәүче Дилбәр һәм Роберт Харисовлар ишегалдында үзеңне әкият илендәгедәй хис итәсең.
Бизәкләп эшләнгән челтәр кашагалы тәрәзәләргә кадәр бу йортта уңган-булган кешеләр яшәве турында сөйли. Ихатадагы бакча балалар өчен уен мәйданчыгы диярсең! Кулланылмаган буш савытларга, пластик шешәләр, чүпрәк-чапракка икенче тормыш бүләк иткәннәр. Дилбәр апа ишегалдының һәр почмагына чүлмәге белән гөлләр утырткан. Ат арбасының тәгәрмәче җилдә әйләнә торган итеп көйләнгән. Аңа беркетелгән урак белән сәгать вакыт кадерен белергә өнди төсле.
– Кул эшләре белән үземне беләбелгәннән бирле шөгыльләнәм. Тормыш иптәшем Роберт белән бер дөнья кешеләре без. Яшь чакта ук бергәләп чүпрәк курчаклар, агач әйберләре эшли идек. 1985нче елның 30 мартында хәләлем миңа “Хатыныма бүләк” дип, роза чәчәкләре төшерелгән такта бүләк иткән иде. Чәчәкләре яндырып ясалган. Аны бүген дә кадерләп саклыйм. Роберт тактадан бик күп аш-су савытлары, поднос, ипи-яшелчә такталары, шкатулкалар, кечкенә сувенир сыннар ясарга ярата. Аңа кушылып мин дә тотына идем агач эшенә. Бергә-бергә эшләгәч, рәхәт бит ул, – ди Дилбәр апа.
Ишегалдындагы җәйге өйгә карап та Роберт абыйның оста куллы булуын чамалавы кыен түгел. Монда яшәү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Кирәк-ярак өчен серванты, ятып ял итәргә караваты, җыр тыңларга музыка үзәге – барысы да бар. Гаилә башлыгы ясаган мичтә, елның кайсы фасылы булуга карамастан, шашлыгын, шулпалы ашын, җаның теләгән башка ризыкны пешерергә була. Җәйге өй музей ролен дә үти. Биредә күмер үтүге, Дилбәр апаның яшь чагындагы чигүле мендәрләре, әнисе белән бергәләп суккан паласы, элек һәр өйдә булган чәчәкле чаршау-пәрдәләр, иске сәгатьләр, балалары уйнап үскән уенчыклар һәм гаилә өчен кадерле булган бик күп әйберләр бар...
– Дилбәр – Әлмәт авылыннан. Мәктәптән соң Түбән Кама шәһәрендә сатучылыкка керә дә, эшкә урнашып, җәй көне авылга кайта. Шунда эләктердем мин аны. Килен каенана туфрагыннан ярала, диләр бит. Дилбәр дә кул эшенә бик оста булып чыкты. Әниемнең бер чемодан кул эшләре бар: келәмнәр, чигү өлгеләре... Дилбәр аларны хәтта күргәзмәләргә дә бирми, үзе дә саклык белән генә ачып карый, кадерле ядкарь итеп саклый. Сеңлем Нәзирә дә кул эшләре белән мавыга. Гомумән, әлеге эшләргә мәхәббәт бездә буыннан-буынга күчеп килә. Балаларыбыз, оныкларыбыз дә әниләре үрнәгендә чигү, нәрсәдер ясау белән шөгыльләнә. Оныклар әбиләре белән бакчаны матурлауда катнаша. Кое янына кечкенә генә чишмә-күлләр ясап, ян-ягына төрле бакча сувенирларын утыртып куйдылар, – ди Роберт Харисов.
Чәчкә-гөлләргә күмелеп утырган ихатада үзгә бер тормыш бара сыман. Харисовлар саз кондызы – нутрия да асрый башлаган. Терлекчелектә яңа юнәлеш саналса да, соңгы вакытта бик популярлашып бара. Нутрия бөтен яклап та файдалы: ит өчен дә, кыйммәтле мех бирүе белән дә.
– Озак еллар авыл китапханәсендә эшләгән Дилбәрнең куллары матурлык тудыру өчен генә яратылган кебек. Өй эчендә һәр нәрсә эксклюзив. Фигуралы шешәләргә тутырылган җиләк-җимешләр, катырылган цитруслар, диварның бер почмагына эленгән пар чабата, мозаика белән ясалган картиналар, чигелгән мендәрләр, икебаналар искиткеч. Бу бик тату һәм тырыш гаилә. Роберт яшь чакта авыл клубында концертлар алып барды, Яңа ел бәйрәмендә алыштыргысыз Кыш бабай булды. Мич чыгару остасы да ул. Җәйге өйләрендәге мич алпавыт заманнардагы корылманы хәтерләтә. Ишегалдында су салынган савытларына кадәр буялып, рәсем ясалган. Идеяфантазияләренең чиге юк! – ди авылдашлары Миләүшә Гәрәева.
Ике баласы, биш оныгы өчен ниләр генә уйлап тапмый Харисовлар. Алга таба ишегалдында яңа төр уен мәйданчыклары да ясарга уйлыйлар. Иң мөһиме – бу гаиләдә балалар да, оныклар да эшнең рәтен белеп үсәләр, матурлык тудырырга өйрәнәләр.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев