Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Күнле күңел дөньясы

Мөслимлеләр талантларга бай. Үзләре артык тыйнак булгангамы, читкә китеп гомер итүче кайбер якташларыбызның тормышы турында мәгълүмат кайвакыт җитеп тә бетми.

Ә туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һәрдаим аларны табып, матур якларын ачып тора. Раушания Бахманова – шундыйларның берсе.

1956 елда Мөслимдә Рауза һәм Мансур Сабировлар гаиләсендә дөньяга килгән Раушания ханым һөнәре буенча музыкант. Мөслим сәнгать мәктәбен тәмамлаган кыз Әлмәт музыка көллиятендә белем ала. Туган ягына кайтып, балалар сәнгать мәктәбендә 8 ел фортепиано һәм сольфеджио дәресләрен укыта. Гаилә коргач, Яр Чаллыда яши башлый. Бүгенге көндә тормыш иптәше Фәнил абый, балалары белән Казан шәһәрендә гомер итә.

Музыка, мөгаллимлек юнәлешләреннән читләшсә дә, сәнгать дөньясында кала Раушания. Яңа өйләрен гөл итеп тоту өчен ландшафт дизайнын өйрәнә, йорт-җирен матурлый. Күннән эшләнгән бизәнү әйберләре, сумкалар, вак-төяк аксессуарларны күзәтергә ярата. Күңелендә шундый материалдан өч үлчәмле картиналар ясап карау теләге бөреләнә. Ә күннән сурәт ясаучылар күп түгел. Хәзер бит белем арттырырга, киңәйтергә теләүчеләр өчен чикләр юк. Интернетта күн осталарының матер-классларын табып, Раушания ханым күләмле картиналар ясарга өйрәнә. Картиналар өчен чимал кул астында гына була: Фәнил абыйның күн плащлары, курткалары “эшкә җигелә”. Беренче картина 2015 елда эшләнә.

Ясаган саен осталыгы шомара бара Раушаниянең. Күңел теләге, гаиләнең хуплап, үсендереп торуы берсеннән-берсе кызыклы картиналар тууга сәбәп була. Өенә килгән кунаклар ул тудырган матурлыкка карап соклануларын белдерә. Әкренләп алар дуслар, туганнарга үзенчәлекле бүләк буларак китә башлый.

Образлар, мотивлар Раушания ханымның хыял-фантазиясе, тормыш тәҗрибәсе белән туа. Кара тәнле Африка чибәрләре, экзотик хайваннар сурәтләнгән табигать, хатын-кыз гүзәллегенә дан җырлаучы картиналар арасында музыка образына да зур урын бирелгән. Биюче кызлар сурәте дә берничә. Баксаң, оста итеп биергә өйрәнү Раушания ханымның бик зур хыялы булган икән. Картиналарның эчтәлеге, искиткеч сабырлык сорый торган осталык белән үрелеп, елдан-ел баерак була бара. 8 ел элек башланган хобби бүген иҗат дәрәҗәсенә күтәрелгән. Оста бүгенге көндә аппликация, квиллинг, кинусайга техникаларында да иҗат итә. Катнаш техника белән ясалган картиналар да байтак.

Декоратив-кулланма сәнгатьнең гаять үзенчәлекле бу төре белән якыннанрак таныштыру, якташыбызның иҗатын киң даирәгә таныту максатыннан Мөслим туган якны өйрәнү музеенда Раушания Бахманованың “Күңелем дөньясы” исемле шәхси күргәзмәсе эшли башлады. 15 август көнне аны ачу тантанасы үтте. 

 Гөлназ Җәлилова фотолары.

Тулырак "Авыл утлары" газетасының 2023 ел 18 август санында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев