Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Күңел бизәкләре

Эшкә бирсәң чын күңел

Елена Борисова яшәгән йортта язлар сулышы, җәйләр җылысы яшидер кебек. Ленаның өендә чын чәчкә-гөлләрдән тыш ясалмалары да бихисап. Алары да тере чәчәкләр кебек утыра.

Кайберәүләргә Аллаһ бирсә дә бирә икән сәләт! Кул эшенә осталык бөтен кешегә дә тигез бирелми.

– Бу чәчәкләрне ясаганда бөтен дөнья ыгы-зыгысы онытыла. Аларны ясау бик гади. Сәйлән, тимерчыбык, флористик тасма, алебастр һәм әзер чәчәкләрне утыртырга гөл чүлмәге генә кирәк. Сәйләннең сыйфатлысын алам. Алар тигез була. Сәйлән сәйләнгә берегеп бара, эшләү процессы җиңеләя төшә, – ди Елена Борисова.

Елена Рус Шуган авылы мәдәният йортын җитәкли. Кул эшләренә оста булуы төрле чаралар үткәргәндә дә ярдәмгә килә. Кул эшләре почмагымы, күргәзмә, берәр мөһим чарамы – һәр җирдә аның кул эшләре.

Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз

Лилия Шәймиева фотосы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев