Хезмәтеннән тәм табып
22 декабрь энергетиклар көне буларак билгеләп үтелә.
Яшәешебез өчен иң кирәкле булган, безнең йортларыбызга яктылык һәм җылылык бүләк итүче хезмәт осталарының һөнәри бәйрәмнәре әлеге датага туры килүе юкка гына түгел. 1920 елда нәкъ менә шушы көнне Россия Дәүләт электрификациясе планы (ГОЭЛРО) кабул ителә. Шул көннән башлап, илебезнең энергетика тармагы яңа юнәлеш ала. Бу вакыттан бирле әлеге тармакта нинди генә үзгәрешләр, нинди генә яңалыклар кертелмәде. Әмма кеше факторы һәм аның хезмәте һәрвакыт беренче урында булды, ул шулай дәвам итә дә.
Районыбыз энергетиклары үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен лаеклы каршы ала. Бүген район электр челтәрләрендә дистәләгән кеше хезмәт куя. Аларның һәркайсы хакында газета битләренә язарга, зәңгәр экраннар аша халыкка тәкъдим итәргә мөмкин, чөнки бүген оешмада чын профессионаллар, үз эшләренең осталары эшли. Шундыйларның берсе – Фәргат Әһлиуллин.
Фәргат Түбән Кама районында туса да, сабый чагыннан ук үзен Метрәй егете, Мөслим егете дип саный. Әнисе Фаилә апа – Метрәй авылы кызы. Шуңа күрә дә каникул чорларын Фәргат күпвакыт Мөслимдә һәм Метрәйдә үткәрергә ярата. 1981 елда ул Метрәй мәктәбенә укырга керә. Ә урта белем турындагы аттестатны 2нче санлы Мөслим урта мәктәбен тәмамлагач ала. 1991 елда район үзәгендә урнашкан 97 санлы һөнәр училищесының авыл хуҗалыгы тармагында электр җиһазларын ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү электромонтерларын әзерләүче бүлегенә укырга керә.
– Мин бала чактан ук электр чыбыклары, лампочкалар белән уйнарга ярата идем. Шуңа күрә дә шул чагымнан ук каныма сеңгән “чир” инде ул, – ди Фәргать үзенең хезмәте хакында, яратып. – Бәләкәйдән үк төрле лампочкалар белән кызыксынып, аларны ватыплар карый идем хәтта. Ә мәктәптә укыганда, өлкән сыйныфларга күчкәч, физиканы мин сентябрь аенда дәреслекне алу белән укып чыга идем.
Фото – Район электр челтәрләре оешмасы архивыннан.
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев