Хезмәт коллективларында әңгәмәләр үткәрелә
Район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов Мөслим политехника техникумы укучылары белән очрашып, әлеге авыру турында мәгълүмат бирде.
Бөтендөнья СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан хезмәт коллективларында ВИЧ-инфекцияне кисәтү темасына әңгәмәләр үткәрелә.
Район поликлиникасы мөдире Илгиз Латыйпов Мөслим политехника техникумы укучылары белән очрашып, әлеге авыру турында мәгълүмат бирде, аның аяныч нәтиҗәләргә китерүе турында сөйләде.
“СПИДка каршы көрәш көне уңаеннан район поликлиникасында һәм район мәдәният йортында халыкны ирекле аноним тестлаштыру да оештырылды”, – дип хәбәр итәләр район хастаханәсеннән.
Фото - Илгиз Латыйповның шәхси архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев