Ватан Геройлары көне уңаеннан мемориаль комплекста митинг узды
Махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Софинга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм күчтәнәч тапшырылды
Чарада район җитәкчелеге, локаль сугышлар ветераннары, уллары махсус хәрби операциядә һәлак булган әти-әниләр, оешма-предприятие вәкилләре, мәктәп укучылары катнашты. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов чарада катнашучыларны сәламләп, ил-көннәргә тынычлык, иминлек теләде. Сарман һәм Мөслим районнары буенча хәрби комиссар Дажгын Гасанов, Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, махсус хәрби операциядән кыска вакытлы ялга кайткан Айнур Софин да теләкләрен җиткерде.
Махсус хәрби операциядә күрсәткән батырлыклары өчен райондашларыбыз Зиннур Авзалов, Расил Зиннатуллин һәм Алмаз Гәрәев Батырлык ордены белән бүләкләнде. Бүләкләр егетләрнең әти-әниләренә һәм якыннарына бирелде. Махсус хәрби операциядә катнашучы Айнур Софинга район башлыгының Рәхмәт хаты һәм күчтәнәч тапшырылды.
Фәридә Гайнетдинова фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев