Туристларга юл ачык
Күпчелек сәяхәт итәргә һәм табигатьтә актив ял итәргә ярата. Шуны истә тотып, 1979 елда Бөтендөнья туризм көненә нигез салына. Әлеге датаның төп максаты – сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Әмма бу датаны сәяхәт итәргә һәм мөмкин булган саен урманда, су буенда, гомумән, табигать кочагында ял итәргә яратучылар гына түгел, туристлык агентлыкларында, кунакханәләрдә һәм отельәрдә эшләүчеләр, гидлар, ял итү белән бәйле оешмалар да билгеләп үтә.
Мөслимгә кунаклар еш килә, әмма турист буларак килүчеләр генә сирәк. Ә туристларны кызыксындырырлык урыннар җитәрлек районда. Тарих белән кызыксынучылар өчен Мөслим туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре район үзәгендәге музейларга барырга киңәш итә.
– Олы Чакмак һәм Мөслим мәдрәсәләрен, бакыр базларын күрсәтергә була. Моряк Йосыповның, Мөҗәһит Әхмәтҗановның шәхси музейларына, Тугаш авылындагы музейларга барырга була, – ди Мөслим музее хезмәткәре Венера Мирхаҗианова.
Рус Шуган авылында “Рус авылы ихатасы”, “Мәгариф музее” һәм туган якны өйрәнү музее эшли. Бикмәчтә Николай Николаевның мариларның тормыш-көнкүрешен чагылдыручы музее да шактый бай.
Шул ук вакытта туристлар өчен авыл тормышы да кызыклы булыр иде. Кунакларга терлекләрне һәм кош-кортны ашатуда, тәрбияләүдә яки азык әзерләүдә катнашу мөмкинлеге тудырылса да, начар булмас. Процесста үзең катнашу кызыклырак бит! Һөнәрчелек юнәлешендә талдан читән, кәрзин үрү, чигү яки милли ризыклар әзерләү процессы да кызыксыну уята ала. Милли ризыклардан авыз итү мөмкинлеге булса, әлеге өлкә белән кызыксынучылар да артыр иде.
Бүген районда гадәти йорт хайваннары, йорт кошлары белән беррәттән тәвә кошлары, фазаннар, тавис һ.б. декоратив кошлар асраучылар да бар. Җирлегебез өчен ят кошларны тәрбияләү, экзотик җимешләр үстерү район халкы өчен дә кызыклы.
Туристик маршрутта экологик юнәлешне сайлаучылар җирлегебез табигатенә битараф калмас, дип уйлыйм. Җырларга салынган Мөслим табигате һәркемне әсир итәрлек. Табигатькә гашыйклар һәм актив ялны үз итүчеләр өчен су юлы буйлап поход оештырырга мөмкин. Тарихи урыннарны да су юлы буйлап хәрәкәт иткән хәлдә өйрәнергә була.
Районда берничә төрле туристик маршрут эшләнгән. Алар арасында велотуризм, су одиссеясе һәм ат спорты мәктәбенә сәяхәт тә бар. Бу өлкәдә боз кузгалды дип әйтергә кирәк.
Узган атнада районыбыз беренче туристларны кабул итте. Кунаклар, маршрутны үзләре сайлап, Мөслимнең матур урыннарын караган һәм, җирлегебезне ошатып, тагын килергә вәгъдә иткән.
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев