Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

“Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясе узды

Әлеге акция терроризмга каршы көрәштә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу максатыннан үткәрелә.

Бүген “Мөслим йөрәге” скверында “Тормыш тамчысы” Бөтенроссия акциясе узды. Әлеге акция терроризмга каршы көрәштә 2004 елда Беслан фаҗигасе корбаннарын искә алу максатыннан үткәрелә. Чарада район җитәкчелеге, Г.Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбе, Мөслим лицее һәм гимназиясе укучылары катнашты. Акция чарасы Беслан фаҗигасында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу белән башланып китте. Район башлыгы урынбасары Азат Әхмәтҗанов, район башлыгы ярдәмчесе Наил Бәдретдинов, район иҗтимагый совет рәисе Рушат Солтанов укучыларга террорчылык актларныың куркыныч һәм кешелек дөньясы өчен афәт алып килүе хакында сөйләделәр. Балаларга тәртипле, бәхетле һәм бүгенге матур тормышның кадерен белеп яшәүләрен теләделәр. Тантаналы өлештән соң чарада катнашучылар сквер мәйданында утыртылган чәчәкләргә учлары белән алып су сиптеләр. Бу мизгелдә һәркем илләребезнең тыныч, көннәребезнең аяз булуын теләде.

Фәридә Гайнетдинова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев