Онытырга хакыбыз юк!
27 гыйнвар – Ленинград камалышын өзү көне.
Бу көн – Россиядә хәрби дан көне. 1944нче елның 27 гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград шәһәрен саклау төгәлләнде.
Ленинград шәһәре өчен барган сугышлар – Икенче Бөек Ватан сугышы тарихында иң мөһиме һәм Бөек Ватан сугышында иң озакка сузылганы. Ул батырлык һәм фидакарьлек үрнәгенә әверелде. Ленинград Советлар Союзындагы кулга төшерелергә тиешле иң мөһим объектлар исемлегенә кертелгән булган.
Немец һәм фин гаскәрләре тарафыннан камалышка алынган шәһәрдә 2,5 миллион кеше, шул исәптән 400 меңгә якын бала кала.
Бу кадәр халыкка җитәрлек азык-төлек булмый. Камалышның беренче көннәреннән үк диярлек азык-төлекне саклап тотарга, нормаларны киметергә, төрле азык суррогатлары файдалана башларга туры килә. Блокада икмәгенең 20-25 проценты целлюлозадан торган вакытлар булган. Шәһәрдә азык- төлек карточкалары кертелә, нормалар күп тапкырлар киметелә. Азык-төлек җитмәү 1941 елның ноябрендә үк сизелә башлый, декабрь аенда ачлык башлана.
Немецлар шәһәрдәге хәл турында, хатын-кызларның, балаларның һәм өлкәннәрнең күпләп үлүе турында белә. Камалыш планы нәкъ шуны күздә тота. 1941 елның ноябрь- декабрь айларында Ленинград эшчесе көнгә нибары 250 грамм ипи ала, хезмәткәрләр, балалар һәм өлкәннәр – нибары 125 грамм. 25 декабрьдә беренче тапкыр ипи паегы эшчеләр өчен 100 граммга, башкаларга 75 граммга арттырыла. Бу ленинградлыларда өмет уты уята.
1941-1942 елларның көзе һәм кышы Ленинград камалышы тарихында иң авыр вакыт була. Кыш иртә килә һәм бик суык була. Бу бик күп кыенлыклар тудыра. Шәһәрдә җылыту системасы эшләми, кайнар су юк. Җылыну өчен халык китап, йорт җиһазлары яга, агач биналарны сүтә. Шәһәр транспорты бөтенләй диярлек туктап кала. Халык ачлыктан меңәрләп үлә.
Административ учреждениеләр, поликлиникалар, балалар бакчалары, типографияләр, китапханәләр, театрлар эшләвен дәвам итә. Ленинград галимнәре дә эштән туктамый. Фронт линиясе дүрт километр ераклыкта гына булуга карамастан, Киров заводында да эш тукталмый. Сугышка киткән аталары урынына станоклар артына 13-14 яшьлек үсмерләр баса.
Совет гаскәрләре Ленинград камалышын 1943 елның гыйнварында гына өзә ала. 18 гыйнвар көнне Ленинград һәм Волхов фронтлары гаскәрләре, Ладога күленнән көньяктарак кушылып, 8-11 километр киңлегендә коридор ача ала. 18 көн эчендә күл яры буенча 36 километр озынлыкта тимер юл салына. Аннан камалышта калган шәһәргә поездлар юнәлә.
Ватаныбыз Ленинградны саклаучыларны онытмады. Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдат һәм офицерлары орден һәм медальләргә тәкъдим ителде, 226 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 1,5 миллион кеше “Ленинград оборонасы өчен” медале белән бүләкләнде. 1945нче елның 20 гыйнварында шәһәр Ленин ордены белән бүләкләнде, 1965нче елның 8 маенда “Герой-шәһәр Ленинград” мактаулы исеменә лаек булды.
Фото - Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев