Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Игелек кылу – изге гамәл

Халыкара икътисадый һәм социаль үсеш хакына иреклеләр – волонтерлар көне билгеләп үтелә

Күңелең киңме? Бүген нинди игелекле гамәлләр кылдың? Ярдәмгә мохтаҗ берәр кешегә ярдәм итә алдыңмы? Әлеге сорауларга бик сирәкләр генә уңай җавап бирә аладыр. Шунысы да бар: игелекле гамәл кылучылар, һәрдаим ярдәм күрсәтүчеләр үзләре хакында сөйләгәнне дә, киң җәмагатьчелеккә танытканны да яратмый.

Күңеле кушканга игелек кылып, башкаларга ярдәм итеп яшәүчеләрне хәзер, заманча итеп, “волонтерлар” дип атыйлар. “Волонтер” – инглиз теленнән “үз теләге белән ярдәм итүче” дип тәрҗемә ителә. Игелекле гамәлләр кылырга, ярдәм итәргә мөмкинлек булса да, мондый эшне һәркем дә башкара алмый. Бу һәркемнең дә кулыннан килә торган эш түгел. Мондый гамәл кылу өчен күңелнең – киң, уй-теләкләрнең чиста һәм пакь булуы кирәктер. Соңгы ике-өч елда волонтерлар саны артты. Эшләре тыгыз булуга карамастан, алар игелекле эшләр башкаруның төрле юлларын эзлиләр. Шундыйларның берсе – Тойгелде авылында яшәүче Нурия Гыйльфанова.

Нурия апа Тойгелде авылында төрле эшләрдә тырыш хезмәтен куйган. “Трудовик” совхозында ашарга пешерүче, халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү үзәгендә тегүче булып эшли. Озак еллар Тойгелде авылы мәдәният йортында директор вазыйфасын башкара. Кайда гына эшләсә дә, үзенең башкарган һәр вазыйфасын яратып, төгәл һәм сыйфатлы итеп эшли торган җаваплы хезмәткәр була ул.  Мәдәният йортында авыл яшьләре өчен үткәргән төрле кызыклы кичәләрне, күңелле бәйрәмнәрне әле бүген дә матур истәлек итеп саклый Нурия апа. Авыл халкы да аны бик ихтирам итә.

Игелек кылу, башкаларга ярдәм итү кебек асыл сыйфатлар да зур урын алган аның йөрәгендә. Үзе хакында әйтелгән фикерләрне җавапсыз калдырса да, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр хакына башкарган эшләре белән теләп таныштырды ул.

– Хәзерге заманда вакыт табып булмый димени?! Вакытны дөрес итеп бүлә белергә генә кирәк. Шөкер, вакыт белән исәпләшмәүче, чын күңелдән ярдәм итәргә омтылучы авылдашларыбыз байтак. “Әйдәгез, менә шушы эшне оештырыйк әле, болай эшлик әле”, – дип әйтү җитә, хәзер эшкә керешәләр. Егетләргә ярдәм итүне токмач кисүдән, чәкчәк пешерүдән башлаган идек. Күчтәнәчләребезне савытларга тутырып хәрби операция зонасына озаттык, – ди Нурия апа.

Авылның “Яшел мәчет”енә дә җыелып эшли алар. Озак яна торган шырпылар, үлән чәйләре һәм коры душлар ясаганнар. Нурия ханым Мөслимнең Җәмигъ мәчетенә килергә дә вакыт таба. Биредә дә ул егетләргә кирәк-яраклар әзерләргә һәм тупларга ярдәм итә.

– Нурия Гыйльфанова – тынгысыз, һәрвакыт ярдәмгә ашыгучы ханымнарның берсе. Аның һәр эшкә җитешүенә сокланмый мөмкин түгел, – ди район мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова. – Ул авылдашларына ярдәм җыю хакында хәбәр итеп, егетләргә кирәк-ярак, күчтәнәчләр җыюда булыша. Өендә төрле үләннәр киптереп, тәмле чәйләр әзерли. Җәмигъ мәчетенә дә ярдәмгә килә.

Район волонтерлар хәрәкәтен әйдәүче Людмила Игошева да Нурия Гыйльфанова хакында матур фикерләр җиткерде.

– Нурия апа – бик актив ярдәмчебез. Тиз арада ярдәм җыярга, кирәк-яраклар әзерләргә кирәк булса, аңа мөрәҗәгать итәбез. Ул безгә ярдәм итә. Кирәк-яракны төргәкләп тә китерәләр. Нурия апаның беркайчан да “җитешмим” яки “өлгермим” дигәне юк. Үзенең оныгы да – махсус хәрби операциядә. Улларын, тормыш иптәшләрен хәрби операциягә озатучыларны җылы сүзләр әйтеп тынычландыручы, төпле киңәшләр бирүче дә – Нурия апа, – ди Людмила Игошева.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 6 декабрь саныннан укыгыз.

Фото – Тойгелде-Игенче төркеменнән алынды 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев