Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Балачак китаплымы?

Балалар китап яратсын дисәгез, үзегез үрнәк күрсәтегез.

Дөнья балалары (хәер, балалар гына микән) яратып укый торган әкияләр авторы Ганс Христиан Андерсен туган көндә – 2 апрельдә Халыкара балалар китабы көне билгеләп үтелә. 1967 елдан билгеләп үтелүче әлеге дата китаплар турында тагын бер кат уйланырга мәҗбүр итә.
Беренче балалар китабы 1477 елда, китап басу станогы барлыкка килгәч, инглиз телендә чыга. Ә “балалар китабы” төшенчәсе XVI йөздә генә барлыкка килә. Ул вакытта да әле балалар олылар өчен язылган китаплар буенча белем алган. Аларны бала аңы кабул итә алсын өчен бу чорда ике китап бастырыла. Сүзлек рәвешендәге әлеге китапларда меңнән артык сүз туплана. Балалар китапларын булдырырга кирәклеген җәмәгатьчелек өч гасыр үткәч, XIX йөздә генә аңлап ала. Мәгърифәтле өлкән буынның махсус балалар өчен иҗат итә башлавына күп түгел икән ләбаса!
Күзәткәнегез бармы: бала кулына китап алгач нишли? Әлбәттә, иң беренче эш итеп, аның битләрен актара, рәсемнәрен карый. 1658 елда Чехия педагогы Ян Коменский балалар өчен беренче тапкыр рәсемнәр белән бизәлгән китап бастырса, балалар өчен язылган әсәрләрнең рәсемле булып чыгарга тиешлеген немец психиатры Генрих Гофман дәлилли һәм 1844 елда шундый китап чыгара. Шул вакыттан бирле, нәниләргә атап чыгарылган китапларны иллюстрацияле итеп эшләү мәҗбүри санала. Рәсемнәре аңлаешлы икән, бала алар турында укырга куша, хәреф таныса, үзе үк укый башлый. Безнең балачак китапханәсе биш тиенлек рәсемле нәни әкиятләрдән башланды. Хәзер дә кайбер балалар шундый китаплардан хәреф танырга, укырга өйрәнә.
Татар балалары өчен алар аңлый торган телдә, тәрбияви эчтәлектәге әсәрләр, махсус китаплар кирәклеген К.Насыйри, Г.Тукай, М.Иванов, Р.Фәхреддин, С.Хәлфин, В.Радлов кебек мәгърифәтчеләребез аңлап алган һәм кабатланмас әсәрләр иҗат иткәннәр, тәрҗемәләр ясап, хрестоматияләр төзегәннәр. Алар – татар балалар әдәбиятына нигез салучылар. Нәкъ менә балалар өчен иҗат итүне бүгенге көн язучы-шагыйрьләр үзләренең намус эше дип саный. “Балалар язучысы”, “балалар шагыйре” дигән төшенчәләр бар хәтта.
Хәзер балалар өчен китапларның ниндиләре генә юк! Каты битләрдән эшләнгән җилпәзәк, өч үлчәмле панорама-китаплардан башлап, музыкалы, наклейкалы, махсус кушымталар ярдәмендә рәсемнәре җанлана яисә танып-белүгә ярдәм итүче мультфильмнарга алып кереп китә торган интерактив китапларга кадәр бар! Китап хәзер уенчыкка әверелде. Замана баласы, күп еллар үткәч, бала чагында иң нык тәэсир иткән китап дип кайсын атар икән?! Өлкән буын китапны уенчык итеп түгел, баланың әти-әнисе, әби-бабасы янәшәсенә утырып, бергәләп тормышны танып-белергә өйрәнгән сихри дөнья итеп хәтерли. Балалар китабында, минемчә, нәкъ менә шул кыйммәт! Ананың баласы янына утырып туган телендә китап укуы, аралашуы кыйммәт! Әнисенең җырдай моңлы тавышын ишетү, сирәк эләгә торган игътибарын яулап алу өчен бала бер үк әкиятне ятлап бетергәнче, кат-кат тыңларга риза. Нәни кешедә китапка мәхәббәт менә шуннан башлана. Үсә төшеп, үзе хәреф таный башлагач, баланың үз китапханәсе булырга тиеш, минемчә. Ул аның балачак хыялларын, самими хисләрен, иҗат фантазиясен саклый торган кагылгысыз урынына әверелсә, китапханәне яңадан баетып кына торасы кала. Китапны ярату хисен алга таба балалар бакчасы тәрбиячеләре, башлангыч сыйныф укытучылары тәрбияләсә, әсәрләрне аңлап, анализлап, матурлыгын тоеп укырга урта һәм югары сыйныфларда тел укытучылары өйрәтә. Аларның хезмәте бушка китмәсен, дисәң, мөгаллимнәргә гаилә ярдәме дә кирәк.
Элек китап айлыклары була, өйдән өйгә йөреп китап сату кебек чаралар оештырыла торган иде. Язучылар белән сирәк эләгә торган очрашулар, алардан автографлар алу гомернең кабатланмас мизгелләре булып хәтергә уелды. Әти-әниләр китап сатып алу өчен акча жәлләми иде. Ашау, киенү өчен акча ул вакытта да кирәк булгандыр инде, югыйсә. 
Артык матур итеп эшләнеп, чыгымнары зур, ә тиражы аз булгангамы, бүген китаплар кыйммәт тора. 2 мең данәдә генә чыккан татар китабын, бераз вакыт үткәч, кибет киштәләреннән дә табып булмый. Әмма яшәгән җирлегебездә бүген дә китапханәләр эшли. Балаларга атап чыгарылган китаплар аз санда булса да кайта. Газета-журналлар, шөкер, чыгып тора, аларның төпләнмәләре җыеп барыла. Журналларның кайберләрен өйгә алып кайтып та укырга була. Китапханәчеләр укучыларны китерү өчен нинди генә ысуллар уйлап тапмый, нинди генә чаралар оештырмый! Мөслим балалар китапханәсендә генә дә көн саен диярлек кызыклы чаралар үткәрәләр. Китапханәчеләр мәктәпләргә, балалар бакчаларына үзләре бара, җәй көне ачык һавада – парк һәм скверларда, җәяүлеләр күпләп йөри, ял итә ала торган Пушкин урамында төрле темага күчмә китап күргәзмәләре белән чыгалар, фотозоналар ясыйлар. Өч төрле түгәрәк эшләтеп җибәргәннәр. Чиста һәм якты китапханә бинасында танып белүгә ярдәм итәрлек нинди генә җиһазлар юк! Заманча, йомшак һәм уңайлы уку зоналары эшләнгән. Бу бинада рәхәтләнеп китап укып, газета-журналлар белән танышып, кирәк булса компьютердан мәгълүмат алып, хәтта татар өендә самавырдан чәйләр эчеп, ял итеп кайтырга була. Гаилә, күрше-күлән белән җыелып, кич утырырга да була монда. Укучыларыбыз саны елдан-ел арта, китап фонды да байый, диләр китапханәчеләр. Теркәлгән абонентларның саны 2100дән артып киткән. Район балалар китапханәсе фондында 23 меңнән артык китап исәптә. Бер килүдә бишәр китап алып китеп укучылары да бар икән. Үзе генә, даими рәвештә китап алырга йөри, яңаларын көтеп ала торган балаларны да, кулдан кулга йөртеп укыла торган китапларны да бармак белән санарлык. Район үзәгендә китап укучы балалар күп кебек тоелса, гади көннәрдә китапханәдә тынлык шул.
Китапка мәхәббәт нәкъ менә гаиләдән килә, минемчә. Баласын җитәкләп китапханәгә алып килгән, шул вакытта үзе дә китап алып кайтып укырга ярата торган әти-әни балаларының китап укымавыннан зарланмый. Ул – баласы өчен үзе үк үрнәк. Китап яраткан баланың хәтере дә, грамоталылыгы да яхшы, сүзлек запасы бай, теле камил, сөйләме төзек, иҗатка сәләте һәм тормышны яратуы, тәрбиясе көчле була. Җәмгыятебезгә шундый буын кирәк. Килешәсезме?

Гөлназ  Җәлилова

Гөлназ  Җәлилова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев