Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Календарьда - дата

Әни һәркемгә кирәк!

Тойгелде авылында яшәүче Саимә Әхмәдишина – биш баланың бәхетле әнисе!

     Саимә апаны көн яктысында өйдә очратырмын, димә. Бу чорда ул каз өмәсендә булыр. Саимә апаны авылдашлары өмәләргә белеп чакыра. Эшнең җаен белеп оештыручы, дүрт сәгатьтә ун каз йолкый белүче авыл уңганнарының берсе ул.
Биш балага гомер биргән Саимә ханым – Нарат Асты кызы. Ишле гаиләдә үскән ул. Дүрт туган арасында үскән бик бәхетле кеше дип саный ул үзен. Мәлләтамак авылында урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, 17 яшьлек үсмер кызның күңелен удар төзелеш кайнаган Яр Чаллы шәһәре үзенә тарта. 8нче һөнәр училищесында өч ел белем алган кранчы-машинист “ак кала”ның торак йортларын, хастаханә комплексын төзүдә катнаша.
       Авыл, ни дисәң дә, авыл шул! Яшьлек романтикасын үзәк өзгеч сагыну хисләре алыштыра. Атна саен туган авылы “чакырып” кайтара кызны. Түзми, “Кызыл Октябрь” колхозына сыер савучы булып эшкә кайта Саимә апа. Эшкә уңган, җитез кызның күңелен авылдашы Руфат яулап ала. 1980 елда гаилә корган яшьләрне язмыш җилләре Таҗикстанга алып китә. Саимә апаның Советлар Союзы гербы төшкән хезмәт кенәгәсендә Курган Түбә өлкәсенең Шаартуз поселогында ике ел почта таратучы булып эшләгәнлеген исбатлаучы язма – шушы чор истәлеге.
       Җирсү – бик көчле хис. Таҗикстаннан да Мөслим үзенә дәшеп кайтара. 1982 елда НПС ачылгач, Руфат белән Саимә шунда котельня операторы булып эшли башлый. Мөслимгә кайтып төпләнгән гаиләдә өч кыз бала – Рәзилә, Рүзилә, Регина туарга өлгерә.
        Язмыш Саимә апага сынауларны әзерләп кенә тора. Гаилә тормышы чәчәк аткан вакытында шартлап өзелә: Себергә бораулау эшенә йөри башлаган ире Руфат 1989 елда юл фаҗигасендә һәлак була. Өч бала белән тол кала Саимә апа. Кечкенәсенә нибары 1 яшь тә 9 ай гына була.

         Болгавыр 90нчы еллар. Кибет киштәләре бушаган, акчалар алышынган, балаларны киендерү өчен күп хатын-кызларыбыз кулларына энә-җеп алган вакыт бу. Әти-әни өчен бала гомергә бала булып кала. Бу сынауны кичерергә әти-әнисе, туганнары бик зур ярдәм итә Саимә апага. Әмма ялгыз тормыш ачысын үзе кичергән кеше генә аңлый. Никадәр көчле булсаң да, гомер итәр, тормыш көтәр өчен пар канатлар кирәк шул!
        Ялгызлар күп, әмма барысы да, өстенә җаваплылык алып, гаилә йөген тартырга әзер түгел. Бар икән әле авырлыктан курыкмаучы егетләр! Үзе эшләгән коллективта хезмәт куючы, Мәлләтамакта бергә укыган сыйныфташы Рамил Әхмәдишин 1998 елда Саимәгә өч балага әти булырга тәкъдим ясый. Бу вакытта яңа йортка нигез салынган була. “Март аенда кушылдык, майда йорт җиткердек”, – дип елмаешалар бүген биш кыз оныгы булган әби белән бабай. Шулай да яңа йортны – яшәрлек, ихатаны мал асрарлык хәлгә китергәнче биш ел үтә әле. Яңа нигездә тагын бер кыз белән бер малайга – Рәмилә белән Шамилгә гомер бирә Рамил абый белән Саимә апа.
        Төпчеге Шамилне 41 яшендә алып кайтырга батырчылык иткән Саимә апаның күңел көрлегенә, яшәү оптимизмына сокланып утырдым. Иренә – әти, хәзер инде иң яраткан бабай булу бәхетен бүләк иткән гап-гади авыл хатынын олы хәрефләр белән “БӘХЕТЛЕ ӘНИ” дип атарга ярыйдыр. Атна саен балалар, оныклар тавышына, тәмле ризыкларның баш әйләндергеч хуш исенә күмелә ялан кадәр йорт. Өченче кызы Регинаның бер айлык баласы белән кунакка кайткан чагына туры килдек. “Әни – әни инде ул! Нинди булсаң да, кайчан кайтсаң да, үзенә сыендыра! Әни һәркемгә кирәк!” – ди ул, канәгать елмаеп. Балаларының барысы да якында гына – Мөслимдә һәм Яр Чаллыда яшиләр. Өч кызларын гаиләле итәргә өлгергәннәр. Балалар үзләре дә әни булган. Барысын да “башлы-күзле итү”, мөстәкыйль тормышка чыгару хыялы белән янып яши Әхмәдишиннар гаиләсе.
          Әниле тормыш – көйле тормыш! Һәр хатын-кыз әни булу бәхетенә ирешсен дә балаларының игелеген күреп, аларның ярдәмен тоеп яшәсен иде!

Гөлназ Җәлилова

Фото - Әхмәдишиннарның гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев