Исәнсеф авыл җирлегендә халык төп керемне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән ала
Ташландык ихаталарны койма белән әйләндереп алу эше дәвам итә. Бүген мондый эшләр Яңа Сәет, Усаклык, Тат. Бүләр авылларында башкарыла
Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.
Исәнсеф авыл җирлегендә халык төп керемне авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдән ала. Биредә кошчы фермерлар күп. Илгиз Зиннуров Тат. Бүләр авылында чебешләр үстерә. Илдар Гомәров казлар асрый. Башка җирлекләрдән аермалы буларак, Исәнсеф авыл җирлегендә крестьян фермер хуҗалыклары да шактый. Алмарис Латыйпов, Ринат Хөснимәрданов, Ринал Хөснимәрданов, Илдар Вәҗетдинов, Заһир Галимов хуҗалыкларында бик күпләр эш урыны белән тәэмин ителгән.
Авыл халкы җыенда бер сорау да күтәрмәде. “Урамнарыбыз якты, җирлегебез төзек, яшәү өчен бөтен шартлар да бар”, – диде җыенда катнашучылар.
Җирлектәге иң зур проблема – караучысыз ихаталарның елдан-ел арта баруы. Шәхси ихата алларын чисталыкта, тәртиптә тотарга кирәклеген милек хуҗалары аңлап бетерми. Ташландык ихаталарны койма белән әйләндереп алу эше дәвам итә. Бүген мондый эшләр Яңа Сәет, Усаклык, Тат. Бүләр авылларында башкарыла.
Лилия Шәймиева фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев