Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Халык битараф түгел

Авыл җирлекләрендә халык җыеннары үтте

Җирлек башлыклары 2024 елның беренче яртыеллыгы буенча хисап тотты. Җыеннарда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты һәм райондашларыбызны борчыган мәсьәләләргә тукталды.

Баек авыл җирлегендә хуҗалыклар һәм халык саны кими. Мондый хәл шушы җирлектә генә булмаса да, уйландыра. Быел балалар тумаган, җиде кеше вафат булган.

Авыл халкы җыенда күпфункцияле фельдшер-акушерлык пункты сорады.

– Дусай авылындагы кебек заманча җиһазланган фельдшер-акушерлык пункты безгә дә кирәк! Авылда өлкәннәр күп, авырып китсәк, ярдәм тиз арада күрсәтелер иде. Безнең гозерне дә исәпкә алыгыз әле. Авыл мәктәбенең иске бер бүлмәсендә ФАП эшли, ләкин ул күпфункцияле түгел, – диде өлкәннәр.

Баек төп гомуми белем бирү мәктәбенең яңа директоры Айгөл Мадъяровага авыл халкы чәчәкләр бүләк итте. Әлеге мәктәптә инглиз теле укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләгән Айгөл Мадъярова директор булырга ризалашмаган очракта, мәктәп ябылырга тиеш булган.

– Мәктәпнең элеккеге директоры лаеклы ялга чыгу сәбәпле, бу вазыйфаны башкарырга алынучы булмады. Эше җаваплы бит. Мәктәпне Күбәк филиалы итеп калдырабыз дигәч, бик борчылдык. Балаларның туган авылларында укуы зур куаныч бит! – диде авыл халкы.

Баек төп гомуми белем бирү мәктәбендә 23 укучы белем ала. Яңа Сәфәр һәм Дусай авылларыннан икешәр укучы мәктәп автобусы белән килә.

Улы махсус хәрби операциядә катнашучы Рәмзия Суфиянова да чыгыш ясады. Ялгыз гомер итүче Рәмзия апа йортының ишелеп баручы янкормасын төзекләндерүдә ярдәм сорады.

Лилия Шәймиева фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев