Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Вәрәшбаш авыл җирлеге җыены

Вәрәшбаш авыл җирлегенә керүче Иске Вәрәш һәм Вәрәшбаш авылларында исәптә торучы 245 хуҗалыкның 16сы – буш, 15ендә җәй көне генә яшиләр.

608 кеше җирлектә рәсми теркәлгән, бу санга читтә яшәүчеләр дә керә. Ел дәвамында ике сабый туган, тугыз кеше бакыйлыкка күчкән, берәү – хәрби хезмәттә.

Авыллар су белән тәэмин ителгән. Ике авылда өч су башнясы эшли, су линияләре ремонтланган, насослар алыштырылган. Җирлек башлыгы Зөлфия Галиева “Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Исламов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчеләренә матди ярдәмнәре өчен авыл халкы исеменнән рәхмәт җиткерде.
Вәрәшбаш авылына шәхси эшмәкәр Гөлдәмия Азизова хезмәт күрсәтә. Республика тарафыннан мал асраучыларга субсидия бирелсә дә, шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылар кими. Шулай да, күпләп мал асраучы берничә гаилә бар. Иске Вәрәштән Альфир Сабиров, Вәрәшбаштан Энҗе һәм Тимур Галимовлар, Әзһәр Җәләлов, Ирхәт Галиев, Илнур Латыйпов, Руслан Нуриев күпләргә үрнәк. Фәргать Хәбибуллин ихатасында күпләп чеби үстерү белән шөгыльләнә.
Җирлектәге бер башлангыч мәктәптә 10 бала укый, ике балалар бакчасына 12 бала йөри. Ике авылда да – ФАП, Вәрәшбашта почта бүлекчәсе эшли. Фельдшер Эльвира Бекниязова һәм почта бүлекчәсе җитәкчесе Любовь Шәйхетдинованың эшеннән халык канәгать.
Җиңү көне, өлкәннәр, инвалидлар ункөнлеге оешкан төстә үткән. Бөтенроссия “Каз өмәсе” фестивале дә шушы җирлектә оештырылып, Мөслим данын еракларга таратты. Авыл җирлекләре арасында үткән спартакиадада вәрәшбашлылар беренче урынны яулаган. Ике авылда да мәчет-мәдрәсәләр эшли, дини укулар оештырыла, Ураза һәм Корбан гаетләрен зурлап билгеләп үтәләр. Җирлектәге өч зиратны, өмә оештырып, чистартып торалар. Язга чыгуга оешма территорияләре, чишмә буйлары, авыл урамнары, Сабантуй мәйданы, һәйкәл яны өмә белән тәртипкә китерелә.
Узган ел 378 мең сум үзара салым җыйганнар. Хөкүмәт ярдәме белән ул 1 млн сумнан арткан. Кышкы-җәйге юлларны карау, суүткәргечләрне, су насосларын алыштыру, урам утларын көйләү, асылмалы күпергә ремонт ясау – барысы да үзара салым хисабына башкарылган.
– Халык җыеннарында 2023 елда үзара салымны 1500 сумнан җыярга дигән фикергә килдек. Тиешле сумманың 30 проценты җыелды инде. Акчаны никадәр тизрәк җыйсак, эшләрне башлау уңайлы булыр иде, – ди Зөлфия Галиева.
Иске Вәрәш мәдәният йортының 2022 елда башкарылган эшләре белән мәдәният йорты җитәкчесе Айгөл Ганиева таныштырды. 
– Мәдәният йорты 1982 елда төзелгән. 2008 елда бинага капиталь ремонт ясалып, башлангыч мәктәп, балалар бакчасы, ФАП, китапханә һәм 200 урынлы мәдәният йорты бер түбә астына җыелды. Авыл халкы концертларда, спектакльләрдә, бәйгеләрдә теләп катнаша. 2012 елда “Ялкынлы” театр коллективы “Халык театры” исемен алды. “Асылъяр” балалар театры уңышлы эшли.
Вәрәшбаш авылында яшәүче Гөлдания Кирамова, Тәскирә Низамиева җирлек башлыгының эшчәнлегеннән бик канәгать.
– Үзара салымны теләп бирәбез, шушы акчадан суга да түләнә. Быел зиратны койма белән әйләндереп аласы бар. Юллар чистартыла, утлар яна. Нинди генә мәсьәлә белән мөрәҗәгать итсәк тә, авыл башлыгы аларны чишәргә тырыша, – ди алар.
Зөфәр Әхмәтов чишмәдән су ала торган урында, юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү максатыннан, юл билгеләре урнаштыруны сорады. Тәскирә Низамиева авылның асылмалы күпере кебек үк уникаль шарлавыкны ремонтлау һәм музей оештыру мәсьәләсен күтәрде. Җыенда катнашкан Мөслим районы имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин вәгазь сөйләде.
Казан кунагы – ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе урынбасары Светлана Алишева халыкара вәзгыять белән таныштырды. Район башлыгы Альберт Хуҗин район күләмендә башкарылучы эшләргә тукталды. 
– Быел “Урман иле” ял һәм сәламәтләндерү лагерена капиталь ремонт керер, дип көтелә. Читтән килгән кунакларны кундырыр урын ясагач, Мөслимдә туризм эшчәнлеген җәелдереп җибәрергә планлаштырабыз. Компьютер томографы кайтартып, аны таләпләргә туры китереп урнаштырдык. ФАПларга электрокардиографлар кайтты. Район халкының ярдәме белән мобилизацияләнгән райондашларыбызга өч тапкыр гуманитар ярдәм оештырдык. Лисичанск шәһәре халкына һәм хәрбиләргә бер йөк машинасы азык-төлек, “буржуйка”лар озатылды. Бу игелекле эштә катнашкан һәркемгә рәхмәтемне җиткерәм, – диде район башлыгы. 
Ике җирлекнең дә эшчәнлеге уңай бәяләнде. 

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев