Үзара салым җыябызмы?
Үзара салым җыю – авыл халкын иң кызыксындырган, шул ук вакытта төрле җирлекләрдә төрле фикерләр тудырган мәсьәлә
Бу көннәрдә авыл халкы үзара салым җыю мәсьәләсендә фикер алышаАвыл җирлекләрендә үзара салым суммасын билгеләү, аны нинди максатларда куллану буенча халык җыеннары бара. Әлеге очрашуларда авыл халкы, җирлек депутатлары һәм район җитәкчелеге катнаша. Җирлек башлыклары халык фикерен һәм тәкъдимнәрен тыңлый, теге яки бу мәсьәләне эш планына кертү буенча фикер алыша.
Үзара салым җыю – авыл халкын иң кызыксындырган, шул ук вакытта төрле җирлекләрдә төрле фикерләр тудырган мәсьәлә. Җыелган акча ярдәмендә авылларда күләмле эшләр башкарылса, халык өчен мөһим булган ут, су һәм юл мәсьәләләре вакытында хәл ителсә, әлеге җирлекләрдә халык бер каршылыксыз үзара салым җыюны яклап тавыш бирә. Шул ук вакытта халык арасында әзергә-бәзер булып яшәүчеләр дә юк түгел. Андыйлардан: “Нигә без үзара салым түләргә тиеш?”, “Дәүләт нәрсә карый?” – дигән сорауларны еш ишетергә туры килә. Гадәттә мондый фикерне авылга читтән кайтып яшәүче, авылны төзекләндерү яисә чистарту өчен бер тамчы ярдәм күрсәтмәүчеләр җиткерә. Ә бит бар иде шундый чорлар: баганадагы утны алыштыру өчен лампасын яки алыштыручысын табып булмый иде. Юлларны карау, кышкы чорда юлларны кардан чистарту мәсьәләләре үзе бер зур бәла булды, чөнки акча юк иде. Су линиясе тишелсә, насосы янып чыкса да кычкырып елар хәлгә җитә иде җирлек башлыклары. Халык белән очрашулар вакытында шул ук юлларны карау, су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту мәсьәләләрен хәл итүне таләп итеп, авыл халкының ничек чыгыш ясаганын өлкән буын яхшы белә. Күп авылларда мондый җыен-очрашулар бик тавышлы булып, низаг белән тәмамлана иде.
Шушы вәзгыятьне чишүдә ярдәм итү максатыннан 2013 елдан бирле эшләүче үзара салым программасы, ниһаять, авыл җирлекләренә иркен сулыш алырга, мәсьәләләрне азмы-күпме хәл итәргә мөмкинлек бирде. Үзара салымның күләмен һәм акчаны нинди эшләргә тотуны халык муниципаль берәмлекләрдә узучы җыеннарда билгели. Үзара салым хакында “Россия Федерациясендә җирле үзидарә органнарының эшен оештыруның гомуми принциплары турындагы” федераль канунның 56 маддәсендә ачык әйтелә. Канун билгеләгәнчә, үзара салым, җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен, халыкның үз теләге белән, елга бер тапкыр җыела. Аның күләмен, нәрсәгә тотылачагын авыл халкы үзе хәл итә.
Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел өчен 29 ноябрь саныннан укыгыз.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев