Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Су – яшәү чыганагы

Югары Табын авылында су кертүнең икенче этабы бара

Югары Табын авылында озак еллар су линиясе булмады, ә ишегалдында кагылган коеның суы эчәргә яраклы түгел. Бөтен кеше дә автомат кер юу машиналары кулланганда, заманча санузеллардан файдаланганда, Югары Табында яшәүчеләр мондый мөмкинлекләрдән мәхрүм булды. Ниһаять, узган ел боз урыныннан кузгалды.

Авылга су кертү “Татарстан инженерлык челтәрләре” дәүләт учреждениесе аша республика программасы кысаларында башкарыла һәм республика бюджетыннан финанслана. Эш ике елга планлаштырылган иде. Узган ел эшнең беренче өлеше башкарылды, шушы көннәрдә подрядчы оешма икенче этапка кереште.

– Эш бик катлаулы һәм җаваплы, чөнки туфрак ишелә, казылган траншеяга ком тулырга яисә су чыгарга мөмкин. Эш тиешле таләпләргә туры китереп башкарыла. Авылның өчтән бер өлешенә узган ел су бирелде. Тикшерүләр суның сыйфатын бик яхшы дип бәяләде, – ди Түбән Табын авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Кыяметдинов.

Узган ел авылда ике скважина ясалды һәм бер башня урнаштырылды. Быел тагын бер скважина ясап, икенче башня да урнаштырылачак. Башнялар территориясе койма һәм саклагыч челтәр белән әйләндереп алынган.

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 2024 ел 6 сентябрь санында укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев