Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Симәктә сораулар күп әле

Халыкны фельдшер булмау, мәктәп ябылу, пай җирләрен рәсмиләштерә алмау кебек мәсьәләләр борчый.

Симәк авыл җирлеге җыены ветераннар советы рәисен сайлаудан башланды. Әлеге вазыйфага бертавыштан Илһам Садыйков сайланды. 
Симәк авыл җирлеге үз эченә биш авылны ала. 285 хуҗалыкның 222сендә тормыш гөрли, 58е – буш ихата. 221 кеше – эш яшендә, 217 кеше – лаеклы ялда. Җирлектә мәктәпкәчә яшьтәге 51 бала теркәлеп тә, шуларның 24е генә авылда яши. 2022 елда балалар тумаган, дүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан. 
Үзара салым һәм милек салымы тулысынча җыелган, җир һәм керем өчен салымнар үтәлеше 81 процентны тәшкил итә.
Тормыш шартлары уңайлы булсын өчен су системасының эшләве, урам юлларының чистартылуы, урам утлары яну мөһим. Елгабаш авылында су будкасы ясалган, автомат куелган, Красноярда автомат алыштырылган. Торыш авылында 370 метр озынлыгында суүткәргечләр алыштырылган. Эшне дәвам итү өчен 200 метр торба сатып алганнар. Суга анализ ясау өчен санэпидемстанция белән килешү төзелгән. Гомумән, 461 мең сум акча су белән тәэмин итү өчен тотылган.
Авыллар эчендәге 8 километр юлның 5 километрына асфальт түшәлгән, калган өлеш – гравий өслекле. Юллар һәрчак караулы. Урамнарда 80 яктырткыч урнаштырылган, урам утлары тагын куелачак.
Биш авылда шәхси хуҗалыкларда 242 мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 82се – савым сыеры. 480 баш умарта тоталар. Хуҗалыклар сөтне “Фаиза” җәмгыятенә тапшыра. Җәй айларында сөтнең 1 литры өчен – 28 сумнан, хәзер 29 сумнан исәп-хисап ясала. Мал асраучыларга дәүләт тарафыннан субсидияләр бирелә. 
2018 елдан эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасында 17 кеше хезмәт куя. Агрофирма җирлектә оештырылучы чараларга финанс ярдәме күрсәтә. Өлкәннәр көнендә 200 кешене бүләкләгәннәр. Елгабашта туып үскән Рәшит Хәбиров та күчтәнәчләр тапшырган.
Өч крестьян-фермер хуҗалыгы эшли. Ландыш Вәлиева – мөгезле эре терлекләр, Рәмилә Садыйкова һәм Илнур Галимәрданов кош-корт үстерү белән шөгыльләнә.
Почта бүлегендә дүрт кеше хезмәт куя, әмма почта бинасы юк. Хат ташучылар өйдән эшли. Субсидияләрне, пенсияне вакытында бирәләр, газета-журналларга яздыралар, түләүләрне башкаралар.
Иң аянычы – биш авылның берсендә дә хәтта башлангыч мәктәп тә юк. 17 бала Минзәлә районының Мөшеге авылына һәм Мөслимгә йөреп укырга мәҗбүр. Дүрт авылның берсендә дә фельдшер хезмәте күрсәтелми. Авылда медицина ярдәменә даими мохтаҗ өлкәннәр яшәвен исәпкә алсак, мәсьәләне тиз арада хәл итү кирәк.
Дүрт авылда да мәчетләр эшли, укулар үткәрелә. Мансур хәзрәт Харисов халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Биш авылның да зиратларын карап, өмәләр оештырып, чистартып торалар. Елгабаш зиратында зур булып үскән 150 төп агачны кисүне оештырганнар.
Җирлектә чисталыкка зур әһәмият бирелә. Торыш авылы халкы үз инициативасы белән элеккеге балалар бакчасы урынында үскән агач-куакларны төпләп, территорияне бина калдыкларыннан чистартып, балалар мәйданчыгы ясаган. Ташландык урынны чистартып, Сабантуй урыны булдырганнар. Бу эшләрнең барысын да, бүген биредә яшәмәсәләр дә, Торыш авылында туып-үскән егет-кызлар башкарган.
Симәк, Елгабаш авылларында үзара салымны – 1500 сумнан, Красноярда – 1200, Торышта 2000 сумнан җыярга килешкәннәр. Үзара салымның дәүләт тарафыннан артып кайтуына өметләнеп, зур эшләр планлаштырганнар.
Торыш клубы мөдире Рәфидә Нуретдинова авылда үткән мәдәни чараларга тукталды. Кечкенә генә булса да, авылда һәр бәйрәмне зурлап үткәрәләр. Клуб мөдире чараларга иганәчелек ярдәме күрсәткән Фаит Шәймурзинга, Ландыш һәм Илшат Вәлиевларга рәхмәтен җиткерде.
Район башлыгы Альберт Хуҗин районда башкарылучы эшләр, яңалыклар белән таныштырды. ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов Татарстанның уңышлары, республика программалары турында сөйләде.
Симәк авыл җирлеге җыенында сораулар да бик күп булды.
– Краснояр авылында фельдшер юк. Кан басымын үлчәү дә проблемага әйләнде! – диде Люзия Вәлиева, проблеманы хәл итүне сорап.
Илһам Садыйков: “Симәктәге ике катлы мәктәп бинасын киләчәктә файдалану өчен саклап калып булмас микән? Җирлегебездә буа төзелде, балык үрчеттеләр. Әмма, табигый байлыклардан файдаланып, территорияне пычратып китүчеләр дә күп. Тирә-якны чистартып, ял итү урыны ясасак, әйбәт булыр иде”, – дигән тәкъдим җиткерде. 
Елгабашта яшәүче Әснәф Галиевны авыл мәдәният йортында Яңа ел бәйрәменең 31 декабрьдә үткәрелмәве борчый. Кайчандыр “Мәгариф” колхозына караган склад-мастерскойларның сүтелеп, юкка чыгарылуы да, авыл кешеләренең санаторийларда ял итә алмавы да Әснәф абыйның күңелен тырнап тора.
Рәзинә Нәбиева пай җирләре мәсьәләсенә ачыклык кертүне сорады. “Август-Мөслим” агрофирмасы эшли башлагач, пай җирләрен рәсмиләштергәннәр. Әмма 13.13 санлы пай җиренең чикләре юк икән. Быел икмәк уңса да, пай җире өчен арпа белән түләгәннәр. Мәсьәләгә ачыклык кертү район прокурорына йөкләнде.
Кадрия Сәрвәрова даруханәдән ташламалы дарулар ала алмавын әйтте. Районның баш табибы Дамир Сөләйманов әлеге сорауга ачыклык кертергә вәгъдә бирде.
Сораулар күп. Тиз арада мәсьәләләрнең чишелешен табып, авыл халкында иртәгәге көнгә өмет, ышаныч уятырга кирәк.

Наилә Сәлахова

Наилә Сәлахова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев