Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Җирле үзидарә

Олы Чакмак авыл җирлеге җыены

Олы Чакмак һәм Симәк авыл җирлекләре җыеннарында район башлыгы Альберт Хуҗин һәм ТР буенча медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов катнашты.

Олы Чакмак авыл җирлеге составына нибары бер авыл керә. Җирлектәге 194 хуҗалыкның 50сендә җәен генә яшиләр. Олы Чакмакта 127 пенсионер гомер итә, 204 кеше – эш яшендә, мәктәп укучылары – 37, мәктәпкәчә яшьтәге 5 бала бар. Узган ел 1 бала туган, 6 кеше бакыйлыкка күчкән. 
Җирлектә салым җыю 95 процентка үтәлгән. Ике крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, Альфира Хафизова һәм Гезал Гаспарян күпләп мөгезле эре терлек асрыйлар. Шәхси хуҗалыкларда 324 терлек исәпләнә, шуларның 167се – савым сыерлар. Сөтнең 1 литрын 31 сумнан Азнакай эшмәкәрләре һәм “Фаиза” җәмгыяте сатып ала. Кече эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче сигез кеше теркәлгән. 
Төп гомуми белем бирү мәктәбендә тугыз сыйныфта 37 бала белем ала, балалар бакчасында өч бала тәрбияләнә. Фельдшер-акушерлык пунктында озак еллар Илгизә Гаделшина хезмәт күрсәтә. Халык аның эшеннән бик канәгать. Фельдшер таләбе һәм ярдәме белән авыл халкы вакытында флюорография, диспансеризация уза, прививкалар ясата. Районкүләм чараларда актив катнашалар. 
“Ярдәм янәшә” акциясенә кушылып, авылдан мобилизацияләнгән өч егеткә берничә тапкыр акчалата һәм азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары белән ярдәм оештырганнар.
Мәчеттә җомга намазлары укыла, дини бәйрәмнәр, йолалар үткәрелә. Имам эшчәнлегеннән авыл халкы да, җирлек башлыгы да канәгать. Яз, көз айларында зиратта өмәләр үткәреп, төзекләндерү, чистарту эшләрен башкаралар. 
Үзара салымны быел 700 сумнан җыярга килешкәннәр. Җирлек башлыгы Илнур Габидуллин быелга планлаштырылган эшләр белән таныштырды һәм тиешле сумманы тиз арада җыеп тапшыруны сорады.
Җирлекнең ветераннар советы рәисе Дилбәр Сәлимова авыл җирлеге советы белән тыгыз элемтәдә эшләүләрен билгеләп үтте:
– Үзара салым җыю җирлек өчен бик файдалы. Юлларны җәен-кышын карап торалар, урамнар якты, утлар яна. Авыл җирлеге советы ветераннар советы белән киңәшләшеп эшли.
– 700 сум күп түгел, башкарылган эшләр күз алдында. Җирлек башлыгына һәм авылдашларга зур рәхмәтемне җиткерәм. Энем мобилизацияләнгәч, авылдашлар белән тиз арада акча җыеп, аны бергәләп киендердек. Авылдашлар бүген дә ярдәм итә, – дип, Ләйлә Шәйхетдинова күңелендәге рәхмәт хисләре белән уртаклашты.
Мәдәният йорты мөдире Тәслимә Шәймиева ел дәвамында башкарылган эшләр турында сөйләде. Халыкның теләген, нәрсә белән кызыксынуын истә тотып, мәдәният йортында сигез берләшмә эшли. 2019 елда оешкан “Хатирә” халык фольклор коллективы – иң яше. 2011 елда эшли башлаган “Оста куллар” түгәрәгенә һәм “Мизгел” театр клубына авыл халкы бик теләп йөри. Балалар өчен “Йолдызлар” – бию, “Сәйлән” театр түгәрәге эшли. Өлкәннәргә адресланган “Асылъяр” бию төркеме, “Китап сөючеләр”, “Ак каурый” нәфис сүз түгәрәкләре дә теләге булганнарга үзләрен ачарга, үстерергә мөмкинлек бирә.
– Календарь бәйрәмнәрне уздырабыз, районкүләм бәйгеләрдә актив катнашабыз. Якташ язучыбыз Факил Сафин тәкъдиме белән мәдәният йортына Яр Чаллы сәнгать мәктәбе укытучысы Мәдияр Хаҗиевның һәм аның студентларының картиналарын элдек. Картиналар галереясының исеме дә үзенчәлекле – “Чакмак Эрмитажы”,- ди Тәслимә апа. 
Чаралар оештырганда башлап йөрүчеләр – “Хатирә” ансамбле җитәкчесе Фәридә Сәфәровага һәм Люция Шиһаповага мәдәният йортының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Тәслимә Шәймиева мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге хезмәте өчен Олы Чакмак авыл җирлегенең Рәхмәт хатына лаек булды. Җирле үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен Раушания Харисова район Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев