Горурланабыз
Укучылар үзләренең әби-бабаларының язмышлары белән укучыларыбызны да таныштыралар.
Комбайн штурвалы артыннан – фронтка
Карт бабам Хөснимәрдән Сәхәбетдинов, Бөгелмәдә комбайнчылар курсын тәмамлагач, Вәрәшбаш авылында эшли башлый. Әбием Бәдертҗа белән тормыш коралар.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ир-егетләрне сугышка ала башлыйлар. Комбайнчылар бик аз булу сәбәпле, бабамны бронь белән фронтка җибәрми торалар. Ләкин 1943 елда аңа да повестка килә. Бабам Смоленск шәһәре өчен барган сугышларда катнаша. 1944 елда, каты яраланып, госпитальгә эләгә. Яралары бераз төзәлгәч, Вәрәшбашка кайта. Ике елдан соң, тәмам савыгып беткәч, кабат комбайн штурвалы артына утыра.
Фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен бабабыз беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм бик күп медальләр белән бүләкләнә.
Гөлинә Мөэминова, Мөслим
Балачагын сугыш урлаган
Тыл һәм хезмәт ветераны Фатыйха әбиемә – 91 яшь. Ул безнең белән яши. Мин аны бик яратам һәм һәрвакыт булышырга тырышам.
Аның балачагы авыр сугыш елларына туры килә. 13 яшендә колхозга эшкә чыга. Сарык карый, сыер сава ул. Чөнки сугыш вакытында карт әби-бабайлар да, балалар да эшләргә мәҗбүр булганнар. Сугыш тизрәк бетсен дип тырышкан алар.
Әбием белән бик тә горурланам, аның киңәшләрен тотарга тырышам. Сугышлар яңадан кабатланмасын дип телим.
Рәфил Баһауов, Вәрәшбаш
Фото - "Мөслим-информ" архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев