Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Төзегән җирдә генә төзеклек була

“Кәгазьдә генә бар!” дип әйтеп булмый, башкарылган эшләр күз алдында.

Мөслим районы быел президент һәм дәүләт программаларының 20сендә катнаша. Планлаштырылган эшләр күләме – 209 миллион сумнан артык.

“Мәгариф объектларына – капиталь ремонт” программасы буенча Сал.Мухан төп гомуми белем бирү мәктәбендә ремонт башкарылды: керү өлеше эшләнде, тәрәзә-ишекләр алыштырылды, ашханә төзекләндерелде. Мәктәпкә һәм ашханәгә җиһазлар алыначак. Чыгымнарын республика һәм федераль бюджет күтәрә, финанслау күләме 28 млн 832 сум тәшкил итте. Капиталь ремонт эшләрен “Таткоммунжилсервис” оешмасы башкара.

– Бүген Олы Чакмак һәм Михайловка мәктәпләренең дә азык блоклары эшләнә, ремонттан соң җиһазлар да алыначак. Бу эшләрне районның “Строймус” оешмасы башкара. Төзелеш һәм ремонт эшләре август аенда төгәлләнер дип көтелә. Финанслау күләме 6 млн 184 мең сум тәшкил итә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары  Дамир Мөхәмәтдинов.

“Газ белән тәэмин итү” программасы кысаларында быел да Мөслимнең яңа микрорайонындагы урамнарга газ кертү дәвам итә. Узган ел “Аэропорт” микрорайонының өч урамына газ челтәрен проектлау эше башланган иде. Бу эшләр 2024 елда төгәлләнер дип көтелә. Быел Мөслимнең Колхоз урамында 17 йортка газ линиясе эшләнәчәк. Төзелеш эшләре инде бара. «Догазификация» федераль программасына 14 гаиләдән гариза кабул ителде. Шуларның өчесенең йортлары газ белән тәэмин ителде.

“Социаль-мәдәни объектлардагы котельныйларда җылыту казаннарын алыштыру” программасы кысаларында Күбәк төп гомуми белем бирү мәктәбендә газ котелы алыштырылды. Бу эшкә республика бюджетыннан 2,3 млн сум акча бүленде. Бүгенге көндә документация эшләре дә төгәлләнеп килә.

“Буаларны ремонтлау” программасы ярдәме белән Ольгино авылы буасы һәм гидротехник корылмалары ремонтланды. Шушындый ук эш бүген Иске Карамалы авылындагы Сабантуй паркы янындагы буада дәвам итә. “Күпфатирлы йортларга – капиталь ремонт” программасы ярдәме белән Мөслимнең Вахитов урамындагы күпфатирлы 11, 13, 25нче йортларда капиталь ремонт үткәрелеп, фасад эшләнде. Бу эшләргә 7,4 млн сум акча сарыф ителде.

Узган ел “Мөслим хуҗалыкара төзелеш оешмасы” тарафыннан Мөслимнең Банк урамында төзелә башлаган күпфатирлы йортны быел тапшырырга планлаштыралар. “18 фатирлы йорттан фатирлар социаль наем буенча биреләчәк” – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Дәүләт программалары яшьләрне дә күз уңында тота. Узган ел “Яшьлек” спорткомплексында хоккей белән футбол мәйданчыклары арасында “Спорт” паркының беренче чираты төзелде, быел икенче чират эшләре дәвам итә. Планлаштырылган эшләр бер айдан төгәлләнер дип көтелә. Финанслау күләме 10 млн 400 мең сум тәшкил итте.

– “Чиста су” программасы кысаларында, былтыр башланган эшне дәвам итеп, Вәрәшбаш авылы чишмәсеннән Мөслимгә су китерү эшләре башкарылды. Өстәмә су трассасы мөслимлеләрне су белән өзлексез тәэмин итү мөмкинлеген бирәчәк. Бүген суны җибәрү, тикшереп карау бара. Су белән бәйле эшләр 2023 елда төгәлләнер дип көтелә. Финанслау күләме 8 млн 200 сум күләмендә каралган. Моннан тыш, быел Мөслимдә ике скважина сафка басты, бер скважина ремонтланды. Үзара салым акчасына Бакча һәм Комсомол урамнарында су линиясен үткәрү, Пушкин урамындагы су линиясен алыштыру планлаштырыла, – ди Дамир Мөхәмәтдинов.

Озак еллар үзәкләштерелгән су белән тәэмин итү системасыннан читтә яшәгән Югары Табын һәм Катмыш авылларын су белән тәэмин итү буенча проект эшләре алып барыла. Киләсе елга бу авылларда су кертү планлаштырыла. Югары Табын мәктәбенә быел су линиясе сузылып, мәктәп суга тиенәчәк.

Шулай ук үзара салым акчасына авыл җирлекләрендә су өчен скважиналар төзү, суүткәргечләрне ремонтлау һәм яңа су линияләрен урнаштыру каралган. Исәнсеф һәм Әмәкәй авыл җирлекләрендә бу эшләр төгәлләнде. Баек, Крәш.Шуран, Үрәзмәт авыл җирлекләрендә дә шушындый ук төрдәге эшләр башкарылачак.

“Урам утлары” программасы кысаларында районга 2,5 млн сум акча каралган, әлеге акчага 160 данә яктырткыч куелды. Мөслим авылының Пушкин, Колхоз, Тукай урамнарында электр линияләренә үзара салым акчасы хисабына өзелгән электр линияләрен яңарту планлаштырыла. Кооператив урамында бу төр эшләр иң беренче булып башкарылды. Сугышчан һәм хезмәт даны мемориаль комплексына 600 мең сумлык видеокүзәтү урнаштырылды.

Мәңгелек йортыбыз – зиратның ишегалдына машина белән керү халыкта ризасызлык тудырды. Бу мәсьәлә дә хәл ителә. Бүгенге көндә зират капкасы эшләнә, капка эчкәрәк күчерелеп, машина кую өчен стоянка эшләнәчәк. Күпфатирлы йортлар арасыннан һәм ашлык кабул итү предприятиесе яклап зиратка юл ясалды.

Мөслимдә Ф. Рәшитов, Җидееллык, Шашин урамнарында һәм әйләнеч юлда ремонт эшләре тәмамланды. Ф. Рәшитов урамында язгы ташу вакытында юлны су баса иде. Бүгенге көндә проблема хәл ителде.

Республика Президенты ярдәме белән Беренче, Икенче, Өченче урамнарына, “Яңарыш” микрорайонындагы урамнарга асфальт салу өчен 80 млн сум бүленеп бирелде. Ремонт эшләре шушы көннәрдә башланачак. Авыл хуҗалыгы министрлыгының ”Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы буенча ”Яңарыш” һәм ”Аэропорт” микрорайоннарының 10 урамына юл салу буенча эш алып барыла. Мөслим авылында Днепров, Чишмә, Игенче, Алмалы, Якты, Наратлы, Кояшлы урамнарына гравий җәелде.

Үзара салым хисабына башкарыласы эшләрнең күпчелеген халык тәкъдим итте. Мөслимдә “Күбәләк” балалар бакчасы янында парковка булдыру – шул тәкъдимнәрнең берсе. Быел парковка эшләнәчәк.

Җирле бюджет хисабына чокыр ремонты башкарылды, финанслау күләме 2,6 млн сум тәшкил итте.

“Безнең ишегалды” программасы кысаларында Мөслим авылында ишегалларын төзекләндерү дәвам итә. Тукай урамындагы 56,58,60нчы йортларда эш төгәлләнеп килә. Бу эшләргә 10,6 млн сум акча каралган.

Юл төзелешенә килгәндә, “Татавтодор”ның Минзәлә участогы юлчылары Мөслим-Тат.Шуган юлында (Олы Чакмак юлында) “Автомобиль юлларына – капиталь ремонт” программасы нигезендә 5,9 км асфальт түшәде. Шулай ук Мөслим-Актаныш юлында, Яңа Усы участогында барлыгы 4,6 км озынлыкта асфальт җәелә. Әлмәт-Мөслим юнәлешендә 1,6 км юл “Милли проект” программасы нигезендә ремонтланачак.

Җирелегебезенең көннән-көн төзекләнә һәм үсә баруында республика һәм хөкүмәт программаларының, үзара салымның лаеклы өлеше бар.

Фото - "Мөслим-информ" архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев