Юлчыларның урак өсте
Кыш көне, кар ермыйча, техника чистарткан тигез юллардан йөрергә күнектек. Дөрес, ишеп кар яуганда, буран бар дөньяны урап алып дулаган көннәрдә “эшләмиләр” дип юлчыларны сүгүчеләр дә бар.
Чананы – җәйдән, арбаны кыштан әзерлә, ди халык. Әлеге әйтемгә таянып, район “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе карлы кышка бүгеннән үк әзерләнә.
– Предприятиенең 18 берәмлек техникасы бар. Аларны бүген энә күзеннән үткәреп, яңа сезонга әзерләү бара. Кар-бураннар былтыр коммуналь оешмаларны яхшы сынады. Быелгы кыш та шулай булса, шактый авырга туры киләчәк. Күпфатирлы йортларның ишегалларын, машина кую урыннарын кардан арындыруда, юлларны карап тотуда без, үз чиратыбызда, өзеклекләр булмасын дип тырышабыз. Җәяүлеләр һәм транспорт йөрер өчен шартлар тудырырга бөтен кирәкле техникабыз да бар, – ди “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” унитар предприятиесе җитәкчесе Марат Шәймөхәмәтов.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев