Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Йортлар яңа күлмәк кия

Мөслимдә күпфатирлы өч йортка капиталь ремонт үткәрелә.

“Күпфатирлы йортларга капиталь ремонт” программасы ярдәмендә күпфатирлы йортлар ремонтлана. Программа йортның инженер-техник җиһазларын алыштыру яисә торгызуны күз алдында тота. Ягъни йорт хуҗаларының гомуми милке ремонтлана. Быел әлеге программа нигезендә Мөслим авылындагы күпфатирлы өч йортка ремонт үткәрелә.

Ремонт программасына Кооператив урамындагы 227нче, 239А йортлар һәм Тукай урамындагы 40нчы йорт кертелгән. Кооператив урамындагы 227нче йортта фасад ремонты төгәлләнеп килә. Бу эшне Мөслимнең “Строймус” төзелеш оешмасы башкара.

– Кооператив урамындагы 227нче йортта ремонтны апрель аенда башладык. “Строймус” оешмасы эшне тиз тота. Бүген отмостка ясауга әзерлек бара. Подъезд ишекләре, тәрәзәләр алыштырылачак. Яңа тимер ишекләр бер айдан кайтып җитәр, дип көтәбез, – ди “Строймус” оешмасы җитәкчесе Рәсим Шириев.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2024 ел 3 май санында 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев