Ява карлар. Яңа карлар!
Сонгы ун көндә 28 мм. кар яуды, бу нормадан 2 тапкыр артык.
Декабрь башында да кар булмавына борчыла башлаган идек. Кыш кемлеген күрсәтте: бер атна эчендә кар шактый күп яуды. Әмма кар явуның мәшәкате дә бар. Ике атна эчендә яуган кар юлларда, машина кую урыннарында, күпфатирлы йортлар ишегалдындагы хәлне катлауландыра. Аларның барысын да берьюлы чистартып бетерү мөмкин түгел.
– Кар күп яуганда, техника иртәннән үк эшкә керешә, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов. – Район территориясендәге зур юлларны “Татавтодор” җәмгыятенең Мөслим участогы кардан чистарта. Ә район үзәген кардан чистарту өчен “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыяте белән килешү төзелде. Райондашларыбыз явым-төшем күп булган көннәрдә сабыррак булсыннар иде. Барлык юлларны, машина кую урыннарын һәм ишегалларын берьюлы һәм тиз арада чистарту мөмкин түгел.
Район үзәгендәге юлларны, машина кую урыннарын кардан чистарту “Төзекләндерү һәм яшелләндерү” җәмгыятенә йөкләнгән.
Фото – Мөслим-информ архивыннан
Тулырак «Авыл утлары» газетасыннан укыгыз
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев