Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Инфраструктура

Җәй – төзүчеләрнең дә урак өсте

Төзелеш-ремонт эшләре җәйге чорда киң масштабта алып барыла

“Күпфатирлы йортларны төзекләндерү” республика программасы кысаларында өч йортта ремонт эшләре башкарылды. Быел ремонт кергән йортлар: Кооператив урамындагы 227нче һәм 239А йортлары, Тукай урамындагы 40нчы йорт. Кооператив урамындагы йортларда фасад ремонты үткәрелде, Тукай урамындагы йортта түбә төзекләндерелде.  “Яшьлек” спорткомплексында ел саен яңа өлеш ясала, яңа мөмкинлекләр барлыкка килә. Быел төзелеш эшләренең дүртенче чираты бара. Биредә тротуар ясала. Алга таба шугалак, өч волейбол мәйданчыгы һәм машиналар кую өчен парковка эшләнәчәк»,- диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Дамир Мөхәмәтдинов. 

Фото – Мөслим муниципаль порталыннан 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев