Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Иминлек

Транспорт йөртергә яшең тулганмы?

Җәйге чорда балалар самокат, велосипедларда йөрергә ярата. Тик кагыйдәләрне үтәүчеләр генә сирәк. Яше тулганы да, тулмаганы да транспорт иярләргә тели.

– Эчке эшләр министрлыгы боерыгы нигезендә без 1 майга кадәр мәктәпләрдә очрашулар үткәрәбез. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре турында сөйлибез, аларның бу өлкәдә белемен тикшерәбез. Бүгенгә кадәр 15 мәктәптә булдык. Укучыларга велосипедлар һәм самокатларда йөрү кагыйдәләре турында без генә түгел, әти-әниләр дә аңлатырга тиеш, – ди районның ДАИ җитәкчесе Феликс Мәгъданов.

– Язгы каникулларга чыгар алдыннан әти-әниләр балаларының мәктәпкә самокат белән йөрүенә ризалык белдереп гариза язды. Мәктәптә 472 укучы белем ала. Шуларның 289ы мәктәпкә самокат, велосипед белән килә. Юл йөрү кагыйдәләре турында дәресләрдә, сыйныф сәгатьләрендә даими аңлатабыз, – ди Мөслим урта мәктәбе директоры Гөлшат Галиева.

Лицейда 576 бала укый, шуларның 100гә якыны мәктәпкә самокатта яки велосипедта килә. Гимназиядә велосипедта килүче балалар саны – 84. 

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Тулырак “Авыл утлары” газетасының 19 апрель 2024 ел саныннан укыгыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев