“Торак-2022” операциясе старт алды
Халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан торак йортлар тикшерелә, хуҗалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә.
Халыкның иминлеген тәэмин итү максатыннан янгын күзәтчелеге һәм җирле үзидарә хезмәткәрләре белән берлектә торак йортлар тикшерелә, хуҗалар белән профилактик әңгәмәләр үткәрелә, белешмәлекләр таратыла. Рейдлар вакытында төп игътибар социаль яктан уңышсыз, күпбалалы гаиләләр, ялгыз яшәүче өлкәннәр һәм сәламәтлекләре чикле гражданнарга бирелә. “Рейдларны кемнедер җәзага тарту, гаепләү өчен оештырмыйбыз. Максатыбыз – кимчелекләрне вакытында кисәтү. Тикшерү вакытында йортлардагы мичләрне, электр үткәргечләренең төзеклеген карадык”, – дип хәбәр итә Мөслим һәм Сарман районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Вильям Тайбактин.
Фото-Изображение от mrsiraphol на Freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев